КИЛӘЧӘККӘ ӨМЕТ, ЫШАНЫЧ БЕЛӘН
"Сайлаулар тыныч үтте, Аллага шөкер. Хәвеф-хәтәрләр, төрле күңелсезлекләр булмады", - диде территориаль сайлау комиссиясе рәисе Азат Мансур улы Мөхәммәтҗанов.
Иртәдән район халкы сайлау участокларына ашыкты. Олы Әтнә сайлау участогында да бәйрәм рухы сизелә иде. Кайберәүләр гражданлык бурычын үтәгәннән соң, күптән очрашмаган танышлары белән гәп корды, кайнар чәй, тәм-томнардан авыз итте.
Россия Федерациясе Президентын сайлау көнендә 25 сайлау участогында да веб-камералар эшләде. Ә теләүчеләр сайлау барышын он-лайн режимында күзәтә алдылар. "Россия Президентын сайлаулар барышында сәгать 15.00гә сайлаучыларның 87,5 проценты тавыш бирде. Иң кечкенә сайлау участокларында - Каенсар, Иске Өҗемдә сайлауларны беренчеләрдән булып төгәлләделәр", - диделәр территориаль сайлау комиссиясендә.
4 март көнне район халкының 99,71 проценты - 10458 сайлаучысы тавыш бирде. Сайлаучыларның 0,15 % Владимир Жириновскийга, 0,98%ы Геннадий Зюгановка, 0,16 %ы Сергей Мироновка, 0,39 %ы Михаил Прохоровка тавыш бирде. Күпчелек тавышны - 97,90%ны Владимир Путин җыйды.
"ТИКта РФ Президентлыгына кандидат Зюганов Г.А.-ның ышанычлысы, киңәшү хокукына ия Сипигин Алексей Юрьевич, шулай ук кандидат Зюганов Г.А. тарафыннан күзәтүче буларак Броун Михаил Федорович булдылар. Алар Әтнә сайлау участогында, шулай ук Дусым, Күәм сайлау участокларында булып, сайлаулар дөрес, Федераль закон нигезендә үтте, дигән нәтиҗә ясадылар. Әтнә участогында бюллетеньнәрне санауда да катнаштылар. Тавыш санау да дөрес, Федераль закон кысаларында башкарылды дип, рәхмәтләр әйттеләр", - диделәр.
Бер мандатлы 6нчы Күңгәр сайлау округында да җирле үзидарә советына депутатларны өстәмә сайлаулар узды. 100 % тавыш җыеп, Күңгәр авыл советы депутаты итеп Галиәхмәтов Илнар Илдар улы сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев