12 яшьлек малай бабасының өендә ау карабины тапкан һәм аның белән уйный башлаган. Ул ялгыш яшьтәшенә атып җибәргән, алган җәрәхәтләрдән дусты шунда ук һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Фаҗига узган җомгада Киров өлкәсенең Опаринск районы Югары Волманга бистәсендә килеп чыккан. Бүген Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре "Бәлигъ булмаган баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Чыганак http://tatar-inform.tatar/
Нет комментариев