Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коллегабызны соңгы юлга озаттылар - Әтнә таңы

Ул кичә, озакка сузылган каты авырудан соң, 76 яшендә үз фатирында вафат булган иде. (Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Ветеран-журналист, төрле елларда телевидениедә эшләгән, "Авыл" программасын алып баручы буларак танылган Алик Зыятдинов 76 яшендә яман чирдән вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген ул яшәгән Серов урамындагы 35 йорт...

Ул кичә, озакка сузылган каты авырудан соң, 76 яшендә үз фатирында вафат булган иде.

(Казан, 1 июнь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Ветеран-журналист, төрле елларда телевидениедә эшләгән, "Авыл" программасын алып баручы буларак танылган Алик Зыятдинов 76 яшендә яман чирдән вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген ул яшәгән Серов урамындагы 35 йорт каршында булды. Аны соңга юлга озатырга килүчеләр арасында замандашлары, хезмәттәшләре, телевидение хезмәткәрләре, язучылар бар иде.

"Әти мине, беренче чиратта, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте, дип хатирәләрен яңартты улы Альберт. - Өч ел элек шушы куркыныч диагнозны куйгач та, ул авыруы белән озак көрәште, аны җиңәргә омтылды. Аның кебек ихтыяр көче нык булган кеше тагын бармы икән? Анда ихтыяр көче биш кешегә җитә иде.

Әти - тормышның төбеннән күтәрелгән кеше. 18 яшендә әнисе үлгәч, авылдан чыгып китә ул. Һөнәр училищесына керә, аны тәмамлагач, театр училищесын да белем ала. Торыр урыны булмаганлыктан, театр чардагында яши. Ул бик күп укыды. Үзенең шәхси китапханәсе бар иде. Авылда яшәгәндә, ул, шәм яктысында русча китаплар укып, рус телен үзлегеннән өйрәнгән.

Телевидениедән эштән киткәч тә ул тик торуны белмәде, балыкка йөрде, бакчачылык белән шөгыльләнде".

Исегезгә төшерәбез, Алик Зыятдиновның чын исеме - Галәветдин. Ул, мөселман йолаларына туры китереп, Теләче районының Кече Мирәтәк авылында җирләнәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев