Корбан Бердыев "Рубин" футбол клубының базасына килде
Җәмгыять

Корбан Бердыев "Рубин" футбол клубының базасына килде

Якын арада аның белән килешү төзелүе хакында игълан ителәчәк.

(Казань, 9 июнь, «Татар-информ»). Бүген иртән Корбан Бердыев "Рубин" футбол клубының базасына килде. Якын арада аның белән килешү төзелүе хакында игълан ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, кичә клуб испан тренеры Хавьер Грасия белән килешүне өзде. Ә Корбан Бердыев аңа кадәр "Ростов" футбол клубындагы вазифаларын калдырып киткән иде.

"Рубин" футболчылары бүген ялдан чыгып, 16 июльдә старт алачак яңа сезонга әзерлекне башлый.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев