Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кош гриппы (птичий грипп) тиз тарала

Соңгы айларда кош гриппы киң таралды.

Бүгенге көнгә Татарстанда 5 уңышсыз (неблагополучный) пункт бар. Лаеш, Ютазы, Балык Бистәсе, Нурлат районнары һәм Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсе. Шуңа күрә кош-корт асраган кешеләргә аеруча сак булырга кирәк.

Грипп авыру коштан сәламәтләренә тиз күчә. Шәхси хуҗалыкларда тавык, үрдәк, каз hәм күркә асраучылар ветеринар-санитар таләпләрне төгәл үтәргә тиешләр.

Кош-корт асрау өчен сарай hәм аның янындагы территория чиста булу мөhим. Кошлар ишек алдында яки урамда йөрергә тиеш түгел. Алар йөри торган территорияне сетка белән әйләндереп алырга кирәк. Кошларга азык калдыклары пешереп кенә бирелергә тиеш.

Әгәр дә сез кош-корт сатып алырга уйласагыз, аларнын ветеринар белешмәләре булу мәҗбүри. Белешмәдә аларның кош гриппы булмаган урыннан чыкканы күрсәтелә. Хуҗалыгыгызда кош үлсә, бу хакта мал табибларына хәбәр итүегез сорала.

Кош ите яки йомырка сатып алсагыз, аның ветеринар-санитар экспертиза үткән булуы мөhим.

Кулланыр алдыннан йомырка кабыгын сабынлы су белән юыгыз. Ашау өчен булса кош йомыркасы - 10 минут, ите 30 минуттан да ким пешмәсен.

Җәмәгать, сак булыйк! Ветеринар-санитар таләпләрне төгәл үтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев