"Край родной, навек любимый, где найдешь еще такой!" исемле дүртенче Республика бәйгесеннән Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары зур җиңү белән кайттылар, дип хәбәр итә укытучы Галия Минһаҗева.
6 "Б" сыйныфы укучысы Хисмәтуллина Диләрә (укытучысы Минһаҗева Г.М.) - 1 урын, 4 "Б" сыйныфы укучысы Якупова Динә (укытучысы Сәмигуллина Л.Ә.) - 3 урын яулады. Кызлар икесе дә "Туган як тарихы һәм топонимикасы" секциясендә чыгыш ясадылар. Жюри Әтнә укучыларының сөйләм культурасына, үз-үзләрен тотышларына, тыңлаучыны җәлеп итә белүләренә, бай эчтәлекле чыгышларына һәм презентацияләренә сокланганын яшермәде.
Нет комментариев