Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләргә дә әлеге чир яный

Эчкечелек - спиртлы эчемлекләрне даими рәвештә куллану нәтиҗәсендә арта баручы хроник авырту. Йөрәк-кан һәм онкология авыртуыннан соң ул өченче урында тора. Бу сәер чир кешегә берничек тә йокмый. Аны кеше үз ихтыяры белән сатып ала. Кеше исерткеч эчемлек куллангач, акылын җуя, зиһене чуала. Нәтиҗәдә үзе, гаиләсе һәм җәмгыять өчен куркыныч...

Эчкечелек - спиртлы эчемлекләрне даими рәвештә куллану нәтиҗәсендә арта баручы хроник авырту.

Йөрәк-кан һәм онкология авыртуыннан соң ул өченче урында тора. Бу сәер чир кешегә берничек тә йокмый. Аны кеше үз ихтыяры белән сатып ала. Кеше исерткеч эчемлек куллангач, акылын җуя, зиһене чуала. Нәтиҗәдә үзе, гаиләсе һәм җәмгыять өчен куркыныч затка әверелә. Кызганычка каршы, җинаять чыганагы булып та күп очракта, эчкечелек тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы спиртлы эчемлекләрне наркотиклар рәтенә кертә.
Алкоголь куллану нәтиҗәсендә бик күп яман чирләр барлыкка килә: туры эчәк рагы, неврозлар, ашказаны-эчәк юллары, гепатит, панкреатит, цирроз, генетик чирләр. Кызганычка каршы, эчкечелек нәтиҗәсендә күпме гаиләләр таркала.
Шунысын әйтәсе килә, ким дигәндә ике ел эчендә спиртлы эчемлекләрне даими куллану эчкечелек дигән яман афәткә китерә.
Ә эчкечелеккә китерү сәбәпләре бик күп төрле: эмоциональ конфликт нәтиҗәсендә булган стресс, якын кешеңне югалту кайгысы, эштәге һәм гаиләдәге күңелсезлекләр. Гадәттә әлеге чиргә күңел төшенкелегенә бирелә торган, үз-үзләреннән һәм эшләгән эшләреннән риза булмаган кешеләр күбрәк бирешә.
Башка чирләр кебек эчкечелеккә каршы да профилактик чаралар үткәрергә кирәк. Әлеге чирне вакытында кисәтү хәерле. Иң беренче чиратта спиртлы эчемлекләр куллануны мөмкин кадәр чикләргә яки бөтенләй эчмәскә кирәк. Ул чир белән авырганда туганнарыгыздан, якыннарыгыздан ярдәм сорарга оялмагыз. Чөнки эчкечелеккә каршы бергәләп көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Эчкечелек - ул чир, менә шуны истән чыгармас­ка һәм табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев