«Күпер тиздән әзер була»
Үртәм елгасы аша салынган күперне ремонтлаучылар әнә шулай диделәр.
Әйшияз-Каенсар тукталышыннан Күлле Киме-Түбән Көек юнәлешендә баручы юл турында бу хәбәребез. Зур йөк машиналары йөри башлагач, андагы күперләрне төзәтү ихтыяҗы да туды. Ниһаять, зур ремонт сораган, үртәм елгасы аша салынган күпер дә шактый ук ныгытылган хәлдә әзер булачак.
Бу хакта участок прорабы белән дә, эшчеләр белән дә сөйләштек. Аңлавыбызча, бетон тоткарлыксыз китерелсә, шушы 2-3 атна эчендә күпер кулланышка тапшырылачак.
- Бу күпер авария хәлендә иде. Реконструкция ясыйбыз. Аз гына киңәйттек тә. Әлбәттә, асфальт та яңартыла, – диделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев