Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Мәктәп. Беренче тапкыр аның бусагасын атлап керү, беренче укытучы, беренче «5»ле билгесе. Укытучылар көне уңаеннан сезне моннан күп еллар элек Күәм урта мәктәбендә укыган укучылар белән таныштырырга уйлыйм. Сул якта беренче булып Заһидуллин Рамил басып тора, аның янында Гатауллин Гамил, Сабирҗанов Ранис, бантик белән капланып Вәлиуллин Марсель, аның янәшәсендә Хәбибуллин...

Мәктәп. Беренче тапкыр аның бусагасын атлап керү, беренче укытучы, беренче «5»ле билгесе.
Укытучылар көне уңаеннан сезне моннан күп еллар элек Күәм урта мәктәбендә укыган укучылар белән таныштырырга уйлыйм. Сул якта беренче булып Заһидуллин Рамил басып тора, аның янында Гатауллин Гамил, Сабирҗанов Ранис, бантик белән капланып Вәлиуллин Марсель, аның янәшәсендә Хәбибуллин Руслан, Бариев Фаил, иң кырыйда Нәҗмиев Маратны күрәбез. Алгы рәттә кызлар урнашкан: Һадиева Альбина, Фәйзрахманова Әдилә, Батталова Зөһрә.
Арткы рәттә беренче укытучылары Габдрахманова Эльмира, Батталова Нурания, тәрбияче апалары Әхмәтова Сылу һәм вакытлыча завуч вазифасын башкаручы Фәизов Фәргать басып тора. Ул вакытта мәгариф турындагы 309нчы закон көченә кермәгән, укучыларны якты киләчәк көткән кебек иде. Хәзер татар телен, әдәбиятын, тарихын укыту законлы түгел дип танылды. Хәзер законнан милли компонент алып ташланды. Бу нәрсә дигән сүз. Бу укуыңны дәвам итәсең килә икән, русча гына укы дигән сүз. «Чаян» журналында (сентябрь 2017 ел) мәктәп директоры укырга килгән сабыйларны: «Бүгенге көннән бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә башлыйбыз», - дип каршы ала. Шул ук журналда БДИ - Балаларны Дивана Итүче имтихан дип тә язылган. Бөтендөнья татар конгрессында, Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъ­диме белән, Милли шура оештырылды, аның җитәкчесе итеп, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев билгеләнде. Атамасы әйбәт, эшчәнлеге дә шундый ук булсын иде дигән теләктә калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев