Җәмгыять

Кызлар республика медале алды

Бердәм дәүләт имтиханнарында 75тән артык балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына өстәмә "Татарстан медале" дә тапшыру турындагы карар рес­публика Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан моннан берничә ел элек кабул ителгән иде. Быелгы БДИ нәтиҗәләре буенча әлеге медальгә безнең районнан ике укучы лаек булган. Болар - Олы Әтнә урта мәктәбеннән Алинә Мөхәммәтова...

Бердәм дәүләт имтиханнарында 75тән артык балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучыларына өстәмә "Татарстан медале" дә тапшыру турындагы карар рес­публика Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан моннан берничә ел элек кабул ителгән иде. Быелгы БДИ нәтиҗәләре буенча әлеге медальгә безнең районнан ике укучы лаек булган. Болар - Олы Әтнә урта мәктәбеннән Алинә Мөхәммәтова һәм Күңгәр урта мәктәбеннән Ләйсән Шәфикова. Киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын сезгә, кызлар!


Нет комментариев