Бу хакта сигез дистәгә якын хәбәрче стажы булган, озак еллар Төрекләр һәм Комыргуҗа мәктәбендә укыткан Мөршидә Ваһапова хәбәр итте.
"Күңелем булды, онытмыйлар. Аздан да күңел була", - ди ул. Алдагы көнне мәктәпнең чыгарылыш бәйрәменә чакырып открытка җибәргәннәр, ә бүген машина белән килеп, бәйрәмгә алып киткәннәр. Укучыларның мәктәп капкасына кадәр чыгып каршы алуларына аеруча куанган ул.
"Мәктәпнең 11 сыйныфын - 1 укучы, 9 сыйныфын 5 укучы тәмамлый. Алар да, сыйныф җитәкчеләре Клара Шәмсетдинова һәм Рәмзия Шәрипова да уйчаннар: алда - имтиханнар", - ди өлкән хәбәрчебез. Ата-аналар да, кунаклар да күп булган. Ә авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов 9 сыйныфларга елдагыча акчалата бүләк өләшкән.
Нет комментариев