Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәхмәт Дөнмәз: Татар теле иске төрек теленә бик якын булуы белән үзенчәлекле

Төркия аспиранты әйтүенчә, Казан татарларының телен белгән кеше барлык кыпчак телләрен аңлаган. (Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Искешәһәр каласындагы Анадолу университетының төрек теле һәм төрек әдәбияты факультеты аспиранты Мәхмәт Сәфа Дөнмәз фикеренчә, татар теле иске төрек теленә бик якын. Анадолу аспиранты «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде. «Татар...

Төркия аспиранты әйтүенчә, Казан татарларының телен белгән кеше барлык кыпчак телләрен аңлаган.

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Искешәһәр каласындагы Анадолу университетының төрек теле һәм төрек әдәбияты факультеты аспиранты Мәхмәт Сәфа Дөнмәз фикеренчә, татар теле иске төрек теленә бик якын. Анадолу аспиранты «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

«Татар телен өйрәнүемнең сәбәбе - көнчыгыш буйлап таралган төрки халыклар белән кызыксынуым булды. Төрки халыкларга мин чыннан торып гашыйк! Күп кардәш халыкларны берләштергән, 250 миллионнан артык булган халык бит ул. Татар теленең минем өчен иң мөһим үзенчәлеге - иске төрек телебезгә охшаш булуы. Шулай ук Казан татарларының телен белгән кеше барча кыпчак телләрен аңлаган», - диде Анадолу университетының аспиранты.

Мәхмәт, татар телен белгәнгә күрә, татар дуслары белән аралашуын, якыннары-танышлары ярдәмендә татар теленең сөйләм дәрәҗәсен үзләштерә алганын сөйләп үтте.

«Татар телен өйрәнгәндә, күп сүзләр ятларга туры килде, чөнки төрек теле белән аермалыклар бар. Татар җырларын күп тыңладым - бу да үзенә күрә җиңеллек китерде. Татар дөньясын даими күзәтеп, яңалыкларын карап барам», - диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/25/148955/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев