Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Михаил Мишустин: "Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә зур игътибар бирелә"

Татарстанның ИТ-компанияләр барлыкка килүгә керткән өлеше.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасында мәгълүмат технологияләрен үстерүгә зур игътибар бирелә дип саный. Бу фикерне ул Иннополиста ИТ темасына багышланган дискуссиядә сөйләде.

«Без мәгълүмат технологияләрен үстерүгә аерым игътибар биргән төбәктә җыелдык. Иннополис — күптән түгел төзелгән шәһәр. Татарстан күпсанлы ИТ-компанияләр барлыкка килү өчен шактый эш башкарды», — диде ул.

Мишустин сүзләренчә, әлеге очрашу ИТ-тармагының үсеш перспективалары турында фикер алышырга, алга таба үсеш өчен этәргеч булдырырга һәм илнең дөньякүләм ИТ-индустриягә кертемен арттырырга мөмкинлек бирә.

«Бүгенге очрашу илебез өчен цифрлы трансформациягә ирешүгә, югары дәрәҗәгә күтәрелергә мөмкинлек бирә», — диде Россия Хөкүмәте башлыгы.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/09-07-2020/mishustin-tatarstanny-it-kompaniyal-r-barlykka-kil-g-kertk-n-leshen-b-yal-de-5755579

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев