Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәзәкләр

Бер карчык бигрәк усал, картын каты кулда гына тота, анда-санда кыйнап та куя икән. Бер көн карт күршеләренә кереп бик мактанган: - И ачуландым инде бүген карчыгымны, кирәген бирдем! - Ничек курыкмадың соң? - дип сораганнар. - Әйе, курыкмассың аннан! Тәрәзә аша бармак яный-яный ачуландым, ярый әле үзе күреп калмады!...

Бер карчык бигрәк усал, картын каты кулда гына тота, анда-санда кыйнап та куя икән. Бер көн карт күршеләренә кереп бик мактанган:
- И ачуландым инде бүген карчыгымны, кирәген бирдем!
- Ничек курыкмадың соң? - дип сораганнар.
- Әйе, курыкмассың аннан! Тәрәзә аша бармак яный-яный ачуландым, ярый әле үзе күреп калмады!
***
Бер кеше аракы эчәргә ярата, ди. Менә бервакыт бу эчүен ташларга сүз бирә. Кибет турысыннан узганда, йөрәге, кибеткә керү теләгеннән котырып, күк­рәктән ычкынып китәрдәй булып типсә дә, бу кеше бирешми - йөрәгенә әйтеп бара икән:
- Түз, йөрәгем, кибет турысыннан үтәбез!
Үтеп киткәч:
- И, рәхмәт сиңа, йөрәккәем, маладис, түздең бит, ә! Әйдә инде хәзер шуның өчен әйбәтләп сыйлыйм үзеңне, - дип, кибет эченә кереп китә икән.
***
Бер кеше кызыл балчыкны ваклаган да базарга алып барган.
- Тычкан даруы! Бик шәп тычкан даруы! - дип кычкырып утыра икән.
Янына кешеләр җыелалар да:
- Моны ничек кулланырга соң? - дип сораштыра башлыйлар.
- Анысы бик җиңел инде аның. Башта тычканны тотасың, аннан соң кайнап торган суга саласың. Ун минут тотканнан соң өстенә шушы даруны сипсәң, күз ачып йомганчы үләчәк! - дип «инструкция" биреп утыра икән тегесе.
***
- Әни, мине мәктәптә кандала дип үчеклиләр.
- Улым, аяк астында чуалма әле, ялгыш өстеңә басып сытылуың бар.
***
- Әти, бүген кичкә машинаңны биреп тор әле.
- Нәрсәгә ул сиңа?
- Бер кыз белән очрашабыз.
- Ал, ләкин аның бензины беткән.
- Ә безгә бензинның кирәге юк.
***
Исерек мужик алпан-тилпән өенә кайтып кергәч, өстәлдә торган тортны мыскалын да калдырмыйча ашап бетерә дә йокларга ята. Иртә белән аны улы уята:
- Әти, син минем барабанны күрмәдеңме?
***
Чикерткә - филгә:
- Фил, син бигрәк зур һәм котсыз инде, әйеме? Ә менә мин кечкенә булсам да бик матур.
Фил, бер адым алга атлап:
- Идең...
***
Юлда ике машина кара-каршы килә... Берсенең руль артында хатын-кыз, икенчесендә ир кеше... Якынлашкач, ир кеше тәрәзәдән башын тыгып:
- Сыер! - дип кычкыра.
Хатын-кыз да җавапсыз калмый, тәрәзәдән башын тыгып, артка таба каерылып:
- Син үзең хайван! - дип кычкыра...
Һәм нәкъ шул вакыт юл уртасында күшәп яткан сыерга килеп бәрелә...
***
Яңа байгура, озак кына Эрмитажны карап йөргәннән соң, шундагы бер хезмәткәргә:
- Ярыйсы гына йорт икән дә... Җиһазлары бик иске.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев