Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә басма-күперле булды - фоторепортаж

Күп яздым бу басма-күпер турында. Чөнки үзем шушы юлдан йөрим. Үзәккә үткән вакытлары күп булды.

Нинди хәлаттәгесен генә күрмәдек бу басманың, тотынып чыгарлыгы булмаган вакытлары, селкенеп торган чаклары да бар иде. Бер баланың гомере өзелде шушы урында, дип тә сөйләде өлкәннәр.  

    Ул ярым җимерек басмалар урынына элеккесе, тотынып чыга торганы эшләнгәч, сөенеп бетә алмадык. Чөнки, бик кирәк бу юл. Олы Әтнәнең Кече Әтнә ягының яртысы шушы юлдан йөри, машинасызлар дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Әйләнгеч юл ерак та, хәрәкәт күплеге белән куркыныч та. Халыкның үтенечен истә тотып, район - авыл җитәкчелеге 2017 елның үзара салым акчасы хисабының бер өлешенә  шушы басма-күперне эшләргә карар кылды.

Иң элек күпер үзе эшләнде. Күпер эшләнгәч, аны  кую читенлеге ачыкланды.  Чөнки урыны уңайлы түгел. 

- Куяр өчен зур кран килүе кирәк булды. Кран килер өчен, билгеле инде урыны кирәк. Янәшәдәге бакчаның бер өлеше алынды, рәхмәт хуҗаларга,  каршы килмәделәр, быел бәрәңге дә утыртмадылар. Киресенчә үзләре булышып йөрделәр бу эшкә. Чокырын тутыру өчен генә дә 4 трактор балчык кирәк булды. Аннан чокыр азрак тигезләнде. 2017 дә эшләнгән басма-күпергә шушы агачлар арасында кыш чыгарга туры килде,- дип сөйли Олы Әтнә авылының башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

    Аның белән бергә без дә карап йөрдек бу басмага, эшләргә эшчеләр килгән саен сөендек. Тик басма торып торды, күпер карап торды, диярсең. Иң элек Кустарь урамына чыга торган җәяүлеләр юлы салынды - монысы дәүләт программасына кереп эшләнде. 

Ниһаять, 15 август, төштән соң, Мари Иленнән килгән кран белән күпер үз урынына куелды. Бүген монда эш кайный. Күпернең киң урам ягындагы өлешенә кызыл балчык ташыйлар. Чөнки, басма-күпер биектәрәк, юлны тигезләмичә булмый. Шул юл тигезләнгәч, күпергә турылап, Октябрь урамына тоташа торган итеп,  икенче яктагы кебек җәяүлеләр юлы булачак, дип ышандыра авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.

- Ә икенче ягы, больница ягы да биек, анысыннан ничек йөрисе?- дип сорыйм.

- Анысына баскыч эшлибез, шул баскыч аша менеп -төшә торган буласыз күпергә, - ди Ренат Габтелфәт улы.

Ярый да тотынырга як-ягында тотнагы булса. Кыш та бар бит әле. Анысы да куелыр, дип ышандырдылар.

    Күпер бүген менә шушы хәлендә. Ә киләчәген бик матур итеп фаразлыйлар. Җир биргән бакча хуҗасының да матур уйлары бар, ирек бирсәләр, әллә ниләр эшләргә дә әзер. "Күпер астыннан катамараннар йөздерәсе килә",- ди ул. Яр буендагы агачларның хәвеф чыганагы булуын да әйтеп, аңа да планнар корып, сөйләшеп калды алар.

Бирсен, Аллаһы Тәгаләнең бирмим, дигәне юк. Игелеген дә үзебезгә күрергә язсын. 

Катамараннар  йөзәсе урында бүген бобрлар төзегән буа, ә анда үрдәкләр йөзә әлегесен. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев