Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Олы Әтнәдә юл йөрү кагыйдәләре бәйгесе

"Кояшкай" Әтнә балалар бакчасында сишәмбе көнне "Беркайчан да онытма син юл йөрү кагыйдәсен!" дип исемләнгән бәйге үтте. Бәйгедә 4 бала: ике кыз ике малайдан торган "Йолдызлар" һәм "Күбәләкләр" командалары көч сынашты. "Юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтү турында сүз бара. Без балалар бакчаларыннан башладык. Инспекторлар хуплады. Сабыйларның белем дәрәҗәләрен истә тотып,...

"Кояшкай" Әтнә балалар бакчасында сишәмбе көнне "Беркайчан да онытма син юл йөрү кагыйдәсен!" дип исемләнгән бәйге үтте. Бәйгедә 4 бала: ике кыз ике малайдан торган "Йолдызлар" һәм "Күбәләкләр" командалары көч сынашты. "Юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтү турында сүз бара. Без балалар бакчаларыннан башладык. Инспекторлар хуплады. Сабыйларның белем дәрәҗәләрен истә тотып, программасын төзедек",- ди укучылар йортының өлкән методисты Райлә Фәхретдинова. Сабыйларга 4 төрле уен уйнадылар: идәнгә таратылган юл билгеләрен җыйдылар; Янгын сүндерү, "Ашыгыч ярдәм" һәм башка төр машиналарны дөрес итеп аердылар; тиз йөрешле машиналарны карандашка җеп чорнап тарттырдылар; велосипедларда ярыштылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклаучы инспектор катнашу бәйгегә бөтенләй икенче төсмер өстәп җибәрде. Ә бүләкләр, ярышучыларга да, җанатарларга да бирелде ул, бакча эчен шау-шуга күмде. Берәү дә җиңелмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев