Җомга саен очрашалар
Җәмгыять

Җомга саен очрашалар

Олы Әтнә мәктәбе директоры урынбасары Динә Галиуллина 8 сыйныф укучылары белән бик күңелле очрашу үткәрүләре хакында хәбәр итте. Эчке эшләр бүлегенең миграция җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов "Паспорт режимын саклау" темасына чыгыш ясый. "Полиция хезмәткәрләре белән һәр атнаның җомгасында очрашабыз. Ә бу укучыларга гаять уңай тәэсир ясый", - ди ул. Бу юлы...

Олы Әтнә мәктәбе директоры урынбасары Динә Галиуллина 8 сыйныф укучылары белән бик күңелле очрашу үткәрүләре хакында хәбәр итте. Эчке эшләр бүлегенең миграция җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов "Паспорт режимын саклау" темасына чыгыш ясый. "Полиция хезмәткәрләре белән һәр атнаның җомгасында очрашабыз. Ә бу укучыларга гаять уңай тәэсир ясый", - ди ул. Бу юлы миграция җитәкчесе паспорт алу һәм аны саклау тәртибе, аның режимы, чит ил паспорты турында аңлата, укучы балаларга киңәшләрен җиткерә.


Нет комментариев