Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Омскида XXVI Федераль Сабантуй ат чабышлары белән башланды

XXVI Федераль Сабантуй чаралары Омскида ат чабышларыннан башланды. Омск ипподромы бүген Россиянең 36 төбәгеннән кунаклар һәм Казахстан делегациясен кабул итте. Төп бәйрәм программасы һәм Сабантуйның рәсми ачылышы «Яшел утрау» паркы территориясендә узды, анда «Татар утары» җәелдерелде.

Ат ярышлары жокейлар парады белән ачылды. Программа кысаларында җиңел ике тәгәрмәчле экипажларда чабышлар һәм узышлар узды. Ярышларда Омск төбәгенең ат спорты коллективларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар «Сабантуй Кубогы», шулай ук «Алтын Батыр», «Себер далаларының көче» һәм «Сабантуй горурлыгы» призлары өчен көрәштеләр. «Бу ел стандарт режимда гына узмый, без бу бәйрәмне уздыруга бөтен көчебезне һәм мөмкинлекләребезне керттек, чөнки Россия Федерациясе Президенты Указы белән бу ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең Сабантуй аша без бөек халкыбызны һәм бөек Россияне күрсәтәбез», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев.

17 июль кичендә Омск филармониясенең Концертлар залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylar-yarty-el-ecenda-cifrly-servislar-asa-155-mennan-artyk-moraagat-yullagan-5926522

Фото: «Татар-информ», Айгөл Әхмәдишина

Фото: Фото: © «Татар-информ», Айгөл Әхмәдишина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев