Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җор сүзле, күтәренке күңелле Мәдинә әбигә 90 яшь тулды

25 ноябрь көнне Ташчишмә авылында яшәүче Мәдинә Закир кызы Лотфуллинага 90 яшь тулды.

Аны олы юбилее белән район советы рәисе урынбасары Гөлнара Галәүтдинова, Иске Өҗем авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев һәм ветераннар советының җирлек рәисе Габделбәр Әхәтов котлады. Рәсми рәвештә 90 яшь саналса да, юбиляр сүзләренә караганда, аның "2 елын урлаганнар".
Озак еллар буе күмәк хуҗалыкта көч куйган: 41 ел дәвамында савымчы хезмәтен башкарган, аннан соң 10 еллап сөт тапшырып кайткан бидоннарны юган. "Аякларым әнә шуңа бик сызлый бугай", - ди ул. Әлегә кадәр сәламәтлегенә бик зарланмаган. Соңгы елларда гына күз күрүе начарайган, әйткәнемчә, аяклары сызланудан зарлана. Аларыннан да бигрәк, бизгәктән азаплана. Гаиләдәгеләр әйтүенчә, монысы әледән-әле кан басымы үзгәреп торуга охшаган. "Әле генә туңдыра да, ул арада тирләтә", - ди үзе.
Еш кына 7 ел да 28 көн Бөек Ватан сугышында, армия хезмәтендә йөреп кайткан, озак еллар иңгә-иң куеп бәхетле гомер кичергән мәрхүм җәмәгате Гарифулланы искә ала ул. Аның белән берсеннән-берсе матур, тәүфыйклы балалар тәрбияләп үстерәләр. Өстәвенә, икесе дә бер үк елны туганнар...
Район советы рәисе урынбасары Гөлнара Реваль кызының: "Шушы яшькә җитеп, бәхетле яшәүнең сере нидә? Яшьләр белән бүлешергә теләмисезме?" - дип соравына, Мәдинә ападан үзенчәлекле җавап яңгырады:
- Күпне күрмәскә, кирәкмәгәнне ишетмәскә кирәк, - дип көлдерде.
Хәтере начараюга зарланса да, узган елларны, яшьлек чорларын бик яхшы хәтерли. Шунысына игътибар иттек - ни генә булмасын, һәр очракка да оптимистик рухта карарга өйрәнгән ул. Әнә шул күпне күрмәү, кирәкмәгәнне ишетмәү билгесе бу, күрәсең. Ә бит җырдагыча итеп әйтсәк, күпне күргән, күпне кичергән ул.
- Әй, балалар, эшләмәгән эш калмады... Сугыш елларында бабайларга ияреп йөрдем - нинди авыр эш бар, барысын да башкардым. Торф та чыгардым, урман да кистем, - дип көрсенә, күрәсең шул авыр елларны искә алып.
Аеруча хәтеренә ныклап уелганы ачлык белән бәйле. "Әни кычыткан кузгалагыннан аш пешерә иде. Хәтта шуны да юньләп ашый алмадым - эчемә ярамады, - дип авыр сулый.
Әтисе Закир абый ул бала вакытта ук вафат була. Әтисез үскән кызга, бәхәссез, бик кыен була. Ни кызганыч, тормыш ачысы аны язмышын Ташчишмә авылында яшәүче Гарифулла абый белән бәйләгәч тә озата бара. Үзе артык искә алырга теләмәсә дә, 2 улы, соңрак оныгы вафат була. Шулай да кыенлыклар алдында баш ими ул. Шулай ияләнгән. Тормыш девизы шундый. Шөкер 2 кызы, оныклары, инде оныкчыклары "әби" дип өзелеп торалар. Аларның уңышларына сөенеп, борчу-хәсрәт килсә өстән карарга өндәп яши ул.
- Әлегә кадәр ашарга-эчәргә пешереп, өйне җыештырып тордым. ә оныкчыгым минем тез өстендә булды, - ди.
Әңгәмә барышында кинәт җитдиләнде дә:
- Бу яшькә чаклы яшәмә икән ул, - дип куйды. Ә инде авыл җирлеге башлыгының: "Тагын шушылай сезне хөрмәтләп бәйрәм өстәле артында очрашырга язсын", - диюенә каршы:
- Кирәкми, шушысы бик җиткән, - дип кырт кисте.
Гөлнара Реваль кызы сүзләренә кушылып, әбекәйгә саулык-сәламәтлек, тазалык, тынычлык һәм ... үзе каршы булуга карамастан озын гомер теләдек. Мәдинә әби кебек җор сүзлеләр, күтәренке күңеллеләр безгә бик кирәк әле. Күз тимәсен үзенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев