Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Прокуратура Татарстанда тынычлык һәм даимилекне какшату белән шөгыльләнә - политолог

25 ел дәвамында татар телен укыту мәсьәләләре берәүне дә борчымады, ди Руслан Айсин. Прокуратура ноябрь башыннан мәктәпләрдә дәрес планнарын үзгәртеп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кыскартып, яңа уку планын гамәлгә ашыруны таләп итте. Политолог, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин фикеренчә, прокуратура үз эше белән шөгыльләнми. "Прокуратура Татарстан Республикасында тынычлык һәм даимилекне...

25 ел дәвамында татар телен укыту мәсьәләләре берәүне дә борчымады, ди Руслан Айсин.

Прокуратура ноябрь башыннан мәктәпләрдә дәрес планнарын үзгәртеп, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кыскартып, яңа уку планын гамәлгә ашыруны таләп итте.

Политолог, җәмәгать эшлеклесе Руслан Айсин фикеренчә, прокуратура үз эше белән шөгыльләнми.

"Прокуратура Татарстан Республикасында тынычлык һәм даимилекне какшату белән шөгыльләнә. Чөнки 25 ел дәвамында бу мәсьәләләр берәүне дә борчымады. Хәзер исә таяк тыгып бутый башладылар", - диде ул "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында бара торган "7 дней" тапшыруының соңгы чыгарылышында.

Искәртеп узабыз: Татарстанда татар теле һәм әдәбияты дәресләре тирәсендә бәхәс Россия Президенты Владимир Путинның берәүне дә мәҗбүриләп башка тел өйрәтергә хокукы юк, дигән сүзләреннән соң купты.

Кемдер бу фикерне хупласа, икенче берәүләр 170 тән артык милләт яшәгән Татарстанда милләтара низаг чыгаруга каршы.

Чыганак http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев