Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РАЙОН СУЛЫШЫ

Казанга - тимераякта узышырга IX Кышкы Спартакиада кысаларында 19ыннан 22 декабрьгә кадәр Казан шәһәренең "Трудовые Резервы" спорт сараенда тимераякта узышу букенча республикакүләм ярышлар уза. Бәйгедә Әтнә районы командасы да катнаша. Олы Әтнә, Яңа Шашы, Олы Мәңгәр һәм техникумда укучы 4 кыз һәм 4 егеттән торган 8 кешелек команда шул ярышларга...

Казанга - тимераякта узышырга

IX Кышкы Спартакиада кысаларында 19ыннан 22 декабрьгә кадәр Казан шәһәренең "Трудовые Резервы" спорт сараенда тимераякта узышу букенча республикакүләм ярышлар уза. Бәйгедә Әтнә районы командасы да катнаша. Олы Әтнә, Яңа Шашы, Олы Мәңгәр һәм техникумда укучы 4 кыз һәм 4 егеттән торган 8 кешелек команда шул ярышларга юл тотты.

Мәктәп шахматчылары ярышты

"Шахмат түгәрәген җитәкләүче Марат Әхәтовның яртыеллык эшенә нәтиҗә ясап, укучы балалар арасында мәктәп күләмендә шахматчылар ярышы булды. Әлеге ярышларда балалар бик актив катнаштылар. "Коррупциягә - юк!" акциясе кысаларында, 10-11 сыйныф укучылары катнашында видео­ролик төшереп конкурска җибәрдек. Яңа елга әзерләнәбез. Традиция буенча һәр сыйныф стена газетасы чыгара. Быел традициягә яңалык керттек, инглиз телендә кушымта белән чыгарабыз. Зуррак сыйныф укучылары белән мәктәп ишегалдында Кар шәһәрчеге төзи башладык. Тагын бер яңалык - район күләмендә инглиз теле буенча семинар узды, инглиз теле укытучысы Зөһрә Галиева мастер-класс күрсәтте", - дип хәбәр итә Күңгәр урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Сабирова.

Каникулларда - кышкы лагерьга

"Кышкы каникулда балалар ялын оештыру буенча планнар төзеп йөрибез. 24 декабрьдә безнең мәктәп укучылары Кушлавыч авылындагы музейга экскурциягә барачак. Кар сыннарын эшләргә керештек. Бәйрәм кәефен булдыру максатыннан сыйныфларны бизибез. Яңа ел бәйрәмен үткәрү өчен репетицияләрне башлап җибәрдек", - дип хәбәр итте Яңа Шашы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Корбанова.

"Иң күңелле команда"

"Команда-2013" проекты бәйгесендә катнашкан Олы Бәрәзә мәктәбе укучылары хакында хәбәр иткән идек. Укучылар финал ярышларында "Костер" лагеренда булдылар. Нәтиҗәдә безнең Бәрәзә укучылары командасы "Иң күңелле команда" номинациясендә җиңү яулап - Диплом, ә укучылар сертификат белән бүләкләнделәр.

"Балалар кул эшләре" бәйгесе

Казанның "Иҗат үзәге"ндә "Балалар кул эшләре" бәйгесендә "Могҗизалы энә - бисердан картиналар" номинациясендә төркем белән башкарылган эше күрсәтелеп, өстәмә белем бирү педагогы Алсу Газимҗан кызы Хәбибуллина һәм укытучы Илфар Хәйдәр улы Сафиуллин җитәкчелегендә эшләгән укучы Алинә Гайнетдинова "Рәсем- графика" номинациясендә катнашып, һәр икесе III урын яуладылар. Без алар өчен бик шат", - дип хәбәр итә укучылар йорты директоры Рита Садриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев