РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм Әтнә районы арасында Килешү имзаланды
Җәмгыять

РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы һәм Әтнә районы арасында Килешү имзаланды

"Бердәм Россия" партиясе туган - 1 декабрь көнне районыбызда РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Лутфулла Шәфигуллин булып китте.

Район башлыгы - Партиянең җирле бүлекчәсе Секретаре Габделәхәт Хәкимов катнашында РФ Дәүләт Думасының "Бердәм Россия" фракциясе, ТР Дәүләт Слветы депутатлары һәм ТР Әтнә муниципаль районының вәкиллекле органы арасында социаль-икътисадый һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды.

Районның "Бердәм Россия" партиясе игълан иткән хәйрия акцияләре кысаларында төрле чаралар үткәрелә. 1 декабрь көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты Партиянең Әтнә җирле бүлеге Секретаре урынбасары, депутатлар фракциясе җитәкчесе Фәрит Нуриев белән бергә сәламәтлек мөмкинлеге чикле Наҗия Әхмәдуллина өендә булдылар. Аның белән аралашып, азык-төлек җыелмасы бүләк иттеләр.

Шулай ук "Дулкын" бассейнында, спорт корылмаларында булып, спортчы балалар белән очраштылар.

Ә җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә сораулар белән килүчеләрне кабул иттеләр. Депутатлар әлеге сорауларны игътибарга алып, кабул иттеләр.


Нет комментариев