Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Регламент үз көченә керә

20 октябрьдән үз көченә кергән әлеге документ нигезендә, гражданнарга ЮХИДИ хезмәткәре белән аралашу вакытын фотога яисә видеога төшерү тыела. Шул ук вакытта юл патруле хезмәткәре пү­нә­тәй­ләр булмаганда, видеога төшерә ала. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре хәзер документларны машина йөртүчедән генә түгел, теләсә кайсы гражданиннан таләп итү хокукына ия. Маши­на йөртүче паспорты...

20 октябрьдән үз көченә кергән әлеге документ нигезендә, гражданнарга ЮХИДИ хезмәткәре белән аралашу вакытын фотога яисә видеога төшерү тыела.

Шул ук вакытта юл патруле хезмәткәре пү­нә­тәй­ләр булмаганда, видеога төшерә ала. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре хәзер документларны машина йөртүчедән генә түгел, теләсә кайсы гражданиннан таләп итү хокукына ия. Маши­на йөртүче паспорты бул­маган очракта чит ил паспорты, яисә хәрби билетны күрсәтергә мөм­кин. Ә менә йөртү танык­лыгы шәхесне ачык­лаучы документ бу­лып тормый, шуңа да паспортыгызны үзегез белән йөртсәгез, әй­бәтрәк булыр. Документ­ларны бары тышын салдырып күрсәтү мәҗбүри. Инспекторлар хәзер машинаны техник хәлен белү өчен дә туктатырга хокуклы. Машина йөртүче инспектор таләп иткән вакытта машинадан төшәргә тиеш. Бу йөртүченең спиртлы эчемлекләр кулланган яисә авыру булуын ачыклау, машинаның техник номерларын чагыштыру, йөртүченең процессуаль эшчәнлектә катнашуы кирәк булган очракларда шулай эшләнелә. Тагын бер яңалык - ЮХИДИ хезмәткәрләре машина яи­сә мотоциклны стацио­нар постларда гына түгел, юлның теләсә кайсы урынында туктата ала. Бу хакта Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов хәбәр итә. Ә инде район юлларына килсәк, узган атна барышында 45 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасында бер йөртүчегә - утын кабызмаган, икесе - техник яктан төзексез машинада йөргән, унөч йөртүчегә - куркынычсызлык каешын такмаган өчен, берсенә - ДТПда билге куймаган, тагын берсенә - баланы махсус утыргычсыз йөрткән, өч йөртүчегә - документларын өйдә онытып калдыр­ган, си­гезенә - номерлары пыч­рак булган өчен про­токоллар төзелгән. Кием­нәрендә яктылык кай­таргыч элементлар бул­маган өч җәяүле дә штраф түләячәк. Осаго по­лисы булмаган килеш руль артына утыручыга 800 сум күләмендә штраф түләргә туры ки­ләчәк. Йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утыру­чыга 10 тәү­лек арест яный. Атна ба­рышында ике йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланган килеш тоткарланган. 3 вак юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ җи­тәкчесе юлларда йөргәндә киемдә яктылык кай­таргыч элементлар бу­лу кирәклегенә тагын бер кат басым ясый. Штрафларны вакытында түләү, йөртү танык­лыгын да вакытында тапшыру мөһим икәнле­ген искәртә. Штрафларыгызны белү өчен электрон рассылкага ЮХИДИ бү­лекчәсенә килеп гариза яза аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев