Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ришат ТӨХВӘТУЛЛИН: «Мин – гади авыл малае…»

- Милләттәшләребездән: «Ришат Төхвәтуллин кайсы авылдан чыккан?» - дип сорасаң, алар дәррәү: «Карамалы-Гобәйдән!» - дип, җавап кайтарыр сыман… - Туган авылым Карамалы-Гобәй - Башкортстанның Туймазы районында, Әсән елгасы ярында урнашкан. Элгәре ул тирәдә гел сазлык булган һәм карама агачлары бик күп үсеп утырган. Шәхси эшкуарлар да, үз хуҗалыгында эш алып...

- Милләттәшләребездән: «Ришат Төхвәтуллин кайсы авылдан чыккан?» - дип сорасаң, алар дәррәү: «Карамалы-Гобәйдән!» - дип, җавап кайтарыр сыман…

- Туган авылым Карамалы-Гобәй - Башкортстанның Туймазы районында, Әсән елгасы ярында урнашкан. Элгәре ул тирәдә гел сазлык булган һәм карама агачлары бик күп үсеп утырган. Шәхси эшкуарлар да, үз хуҗалыгында эш алып баручылар да байтак монда. Шау-гөр килеп мәктәп, мәдәният йорты, дәваханә, кибетләр һәм кафе эшли. Мәчетебез тирә-якка иман нуры тарата.

DSC09216
- Әти-әниең кемнәр?

- Әтием Айрат - колхозда механизатор, әнием Розалия авыл мәдәният йорты мөдире иде. Мин аларны ялга чыгардым, җитәр, күп эшләделәр. Хәзер инде икесе бергә, оныклары белән уйнап-көлеп яшәп яталар. Әлбәттә, авылда яшәгәч, хезмәттән аерылганнары юк. Бик күп мал-туар асрап, шәхси хуҗалык белән шөгыльләнәләр. Безне кечкенәдән эш сөяргә, курыкмаска, һәрчак алга омтылырга, дөньяга яраклашырга өйрәттеләр. Абыем - Ренат, үз гаиләсе белән авылда яши, Себер тарафларына йөреп эшли. Сеңелем Айгөл КФУның финанс факультетында белем ала.

- Концертларың вакытында «мин - авыл егете» дип еш кабатларга яратасың. Ә нинди була соң ул чын авыл егете?

- Эшләп үскән, тормышка яраклашкан егет ул. Ниндидер проблемалар килеп туса да, бирешми торган. Шәһәр егетләре белән эшләгәнгә күрә, үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: алар күп нәрсәне белми. Гастрольләр вакытында берәр аппаратура тимерчыбыгы өзелсә дә, шундук югалып калалар, аны эретеп ябыштыра алмыйча азапланалар. Ә авыл егетләре кирәк булса электрик та, монтажчы да хезмәтен үти, кыскасы, кыенлыклар алдында югалып калмый.

- Авыл эшенең үз җилкәңә төшкән өлеше бармы?

- Соңгы араларда юк. Әле ике-өч ел элек кенә бер эш тә миннән башка узмый иде. Быел, үземә ошагач, печән әзерләшергә кайтып килдем. Озакка ярамый, чөнки печән тузаны тавышка зыянлы.

- Ришат, сәхнә юлындагы тәүге адымнарыңны хәтерлисеңме?

- Әлбәттә! Әни клубта эшләгәч, андагы бөтен чараларда бик теләп катнаша идем. Төрле конкурсларга, бәйгеләргә йөрдек. Һәрбер адымым бүгенгедәй күз алдымда, истә. Һәрберсе кадерле. Җиңүләр дә, җиңелүләр дә. Бөтенесе алдагы иҗатыма зур этәргеч бирде. Мәктәпне тәмамлагач, Октябрьский шәһәренең музыка көллиятенә укырга кердем. Анда Галия Мусина классында, хор дирижерлыгы бүлегендә белем алдым. Күбрәк вокал белән шөгыльләндем. Бер үк вакытта «Наполеон» дигән төнге клубта ди-джей булып та эшләргә туры килде. Бик күп нәрсәләргә өйрәндем: аппаратураны үзләштердем, музыканы дөрес итеп сайлау тәҗрибәсен алдым. Кыскасы, укырга да, эшләргә дә өлгердем.

Көллияттән соң үз тырышлыгым белән Уфадагы З. Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясенә кердем. Профессор Фәрзәнә Сәгыйтова классында, вокал бүлегендә белем алдым. Музыка коралларын үзләштереп, аранжировка серләренә дә төшенергә өлгердем. Аны тәмамлагач, зур концертларым, гастрольләрем башланды.

DSC_0128- Син концертлар белән бөтен Русияне урап чыктың бугай. Кайсы шәһәрләр күңелеңә аеруча якын?

- Чынлап та, кайда гына булмадык без: Санкт-Петербург, Мәскәү, Пенза, Казан, Уфа, Нижневартовск, Сургут, Екатеринбург, Тубыл, Төмән, Чиләбе, Ноябрьск, Оренбург кебек олы калаларның берсе дә калмады! Аларның һәркайсы үзенчәлекле. Бер үк төрле программаны куйсаң да, концертлар бер-берсеннән аерылып тора. Тамашачылар да төрле. Шунысы куандыра: заллар һәрчак тулы, көчле алкышлар белән каршы алып, җылы сүзләре белән озатып калалар. Җырчы кеше өчен бу бик мөһим.

- Ә менә туган ягың - Туймазы тамашачысының башкалардан аермасы бармы?

- Ничек булмасын ди инде?! Туган якта сиңа игътибар икеләтә арта. Үзем дә дулкынланам, икеләтә җаваплырак карыйм, тынычлануы да бик авыр. Тамашачым моны сизә, алар миңа рәхмәтле, мин аларга чиксез рәхмәтлемен! Гадәттә, туган ягымда елына ике тапкыр концерт куя идек. Быел исә өч концерт куярга булдык. Һәр елны туган көнемне туган якта үткәрәм! Авылда якташларым өчен ел саен «Җәйге очрашулар» дип исемләнгән концерт оештырам. Табигать кочагында, бик матур аланда уза ул. Бу инде традициягә әйләнде.

- Күпләрне «борчыган» сорау: йөрәгеңне әсир иткән сөйгән ярың бармы?

- Монысы сер булып калсын. Шуны гына әйтим: булачак тормыш иптәшем әниемә охшаган булырга тиеш.

- Әниең нинди сыйфатларга ия соң синең?

- Әни безнең бик гадел, зирәк кеше. Әтине гомер буе хөрмәтләде, безне дә шуңа өйрәтте.

- Ришат, сәхнәдән караганда, син бик гади кеше кебек тоеласың, тәкәбберлегең дә юк сыман. Бу, чыннан да, шулаймы?

- Мин - гади авыл малае, үземне тәкәббер кеше, дип санамыйм. Үземне идеаль кеше дип атый алмыйм. Һәрбер кешенең дә уңай һәм кире яклары була. Шунысы бар: әгәр кешегә сүз бирәм икән, мин аны мотлак үтим.

- Ришат Төхвәтуллинның концерт командасында кемнәр бар? Ничек тупланып киттегез?

- Төркемебездә профессиональ белемле, сәләтле кешеләр эшли. Иң оста баянчыбыз - Руслан Мөхәммәдиев. Ул Башкортстаннан, биш ел бергә укыдык, инде икенче ел бергә эшлибез. Скрипкада уйнаучы яшь кызыбыз - Динә Хисанбиева Казан консерваториясен тәмамлаган. Саксофонда уйнаучы егетебез - Вәсил Шәрәпов, Октябрьский шәһәреннән. Алып баручылар - Рөстәм Гатауллин белән Сөмбелә Вәлиәхмәтовалар Татарстан башкаласында туып үсеп, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган. Биючеләребез икәү безнең. Марсель Сәмигуллин - тумышы белән Туймазы шәһәреннән, «Сәфәр» бию ансамбле солисты; Илгиз Бәдретдинов - Борай егете, «Яшьлек» бию ансамбленең солисты. Төркемебездә шулай ук Ләйсән Идрисова белән Илсөяр Зиннәтуллина да эшли. Алар Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлап, безгә килделәр, әлеге вакытта читтән торып югары белем алалар. Үзенчәлекле талант иясе Алия Карачурина - Башкортстанның Чишмә районы кызы, Фәридә апа Кудашеваның якташы. Төркемебез белән аңа ярдәм итәбез, халыкка ишеттерергә, танытырга тырышабыз. Аның киләчәге зур булырга тиеш.

- Ришат, син Алия Карачурина белән продюсер буларак та эш итәсең кебек?

- Миңа олы сәхнәгә чыгарга ярдәм итүчеләр күп булды. Шуңа күрә, талантлы яшьләргә юл ачу - минем дә бурычым ул. Мөмкинлегем булганда, яшь башкаручыларга беренче адымнарын ясарга булышачакмын! Социаль челтәрдә Алиянең җыр видеоязмасын күрдем дә төркемебезгә чакырдым.

- Белүемчә, син продюсер белән эшләмисең, үзеңә үзең хуҗа…

- Әйе. Элекке продюсерым Рифат Фәттахов белән өч-дүрт ел бергә бик матур эшләдек. Килешү тәмамлангач, үзаллы эшли башладым.

- Ришат Төхвәтуллинның шәхси логотибы да бар. Ул кемнең идеясе?

- Уртак идея. Логотипта минем микрофон тоткан силуэтым төшерелгән. Ул логотипны кулланып, командабызга фирма киемнәрен булдырдык. Шулай ук ул безнең барлык аппаратурабызда да сурәтләнгән. Якын арада үз сайтыбызны да булдырырга ниятлибез.

- Ниндидер бер сөйләшүдә: «Җырлаганда биергә яратып бетермим», - дигән идең. Репертуарыңда дәртле җырлар да бар, биемичә ничек түзәсең?

- Һәркемнең үз эше: биючеләр биесен, ә мин җырлыйм! (Көлә.) Әйе, сәхнәдә биергә яратмыйм. Чама хисен югалтып, сәхнәдә «маймылланып» йөргән артистларны күргәч, алар өчен оялып, миңа да шундый булырга язмасын дип, үземә сүз бирдем.

- Тамашачыларны баянда уйнап, хәйран калдырганың хәтердә. Аны үзләштерергә кайчан өлгердең?

- Әйе, булды андый хәл! Ул музыка коралы миңа бик ошый. Баянда Руслан Мөхәммәдиев өйрәтә. Ә иң беренче тапкыр аның серләренә авылым баянчысы Фәнүр Шәйхуллин һәм әнинең абыйсы Рәмил абый төшендерде.

- Милли эстраданың киләчәген ничек фаразлыйсың?

- Дөнья белән чагыштырганда, милли эстрадабыз күпкә түбән дәрәҗәдә тора. Кызганыч, бездә артистлар өчен уңайлы шартлар да тудырылмаган. Әйтик, аппаратура җитешми. Профессиональ музыкантлар бик аз һәм аларга да түләргә акча кирәк. Артистларның андый мөмкинлекләре юк, чөнки урыс һәм дөнья шоу-бизнесы белән чагыштырганда, татар-башкорт эстрадасында билет бәяләре иң түбәне. Ә аппаратура - тавыш җиһазлары, медиа экраннар - артистның төшенә дә кермәгән хак тора. Бүген барысы да акчага бәйле. Шуңа күрә, безнең профессиональ студия җиһазлары алырга да мөмкинлегебез юк. Аранжировка ясаучыларның күпчелеге үз өйләрендә эшли. Ләкин шунысы бар: җыр яздыру һәм аранжировкалау профессиональ студиядә башкарылмаса, аның сыйфаты дөнья дәрәҗәсеннән күпкә түбән була. Монда янә акчага барып төртеләбез.

Шуңа карамастан, үзебезнең татар-башкорт сәнгатен күтәрергә хәлдән килгәнчә тырышабыз. Мәсәлән, чит илләрдәге кебек дәртле, тиз ритмлы җырларны башкаруның миңа бернинди дә авырлыгы юк. Ләкин болай үзебезнең халык җырларын, рухи байлыгыбызны югалтуыбыз бар. Җырчы тамашачы артыннан барырга тиеш түгел, киресенчә, тыңлаучысын үзенә ияртергә тиеш. Бүгенге көн сәхнәсен Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Афзалова, Фәридә Кудашева кебек җырчылар дәвере белән чагыштырсаң, ул күпкә түбән. Чөнки халык классик әсәрләрне тыңламый, белми. Мин бөтен көчемне шул бушлыкны тутыру өчен салам.

- Һәр артистның җыр багажында озын гомерле һәм беркөнлек җырлар тупланган була…

- Рәис Ханнановның Илдар Юзеев сүзләренә иҗат иткән «Тыңлачы сандугач» җырын инде алтынчы ел һәр концертта сорап алып җырлаталар. Бу җырны билгеле вакыйгалардан соң, яңа сүзләр белән, композитор Рәис Ханнановның сүзләренә генә башкарам.

DSC09166 - копия- Аннан тыш нинди композиторлар белән хезмәттәшлек итәсең?

- Бик күп композиторларга мөрәҗәгать итәргә тырышам. Ләкин күңелемә хуш килгән җырлар бик сирәк. Яхшы композиторлар бармак белән генә санарлык: Зифа Нагаева, Рәис Ханнанов, Альфред Якшимбәтов, Зөфәр Хәйретдинов, Нур Даутов, Морат Гайсин. Яшьләрдән Гөлназ Закированы аеруча хөрмәт итәм.

- Җырчы артистларның зур өлеше туган телне камил белми. Ришат, ә синең бу өлкәдәге белемең ни дәрәҗәдә?

- Безнең авылда урыс сүзләре белән катнаш телдә сөйләшәләр. Казан ягында исә саф татарча аралашалар. Алып баручылар кебек әдәби телдә сөйләшә алмыйм. Шулай да, Казанга күченгәч, сүз байлыгым сизелерлек артты. Моңа китап укырга яратуым да ярдәм итәдер. Әнгам Атнабаев иҗатын бик яратам. Татар газета-журналларын укып барырга тырышам.

- Бүгенге тормышыбызда җырчы-артисттан күп кеше юк, һәрберсен карап һәм белеп кенә өлгер. Аларны сәхнәгә чыгарыр алдыннан иләк аша үткәрергә кирәк, дип уйламыйсыңмы?

- Җыр шулай ук дәвалау процессы булса да, табиблар җырлый алмый бит. Без - күңелләрне дәвалаучылар. Белемсезләр белән сәхнә тулы, алар арасында чын талантлар югалып кала. Сәнгать советлары чыннан да кирәк. Сәхнәгә чыгар алдыннан ул рөхсәт кәгазе бирсә, минемчә, дөресрәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев