Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Р.Миңнеханов Татарстанда үзара салым программасы буенча яхшы эшләүче районнарны атады

"Без бу эшне дәвам итәчәкбез", - диде президент. (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне үзара салым юлы белән хәл итү эше Арча, Балтач, Кукмара, Мөслим районнарында яхшы оештырылган. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде. "Халык белән эшләгәндә, безгә муниципаль җирлекләрнең,...

"Без бу эшне дәвам итәчәкбез", - диде президент.

(Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне үзара салым юлы белән хәл итү эше Арча, Балтач, Кукмара, Мөслим районнарында яхшы оештырылган. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

"Халык белән эшләгәндә, безгә муниципаль җирлекләрнең, шулай ук җирле иҗтимагый үзидарәнең киң мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк. Җәмәгать урыннарын булдыруда һәм актив эшчәнлек алып баруда гражданнарның катнашын арттыру юнәлешендә эшләү шарт. Гражданнар башлангычларына нигезләнгән проектларда халыктан кергән 1 сумга республикадан 4 сум бүлеп бирүгә корылган үзара салым коралыннан файдалану уңай нәтиҗә бирә", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул мондый эшнең Арча, Балтач, Кукмара, Мөслим районнарында яхшы оештырылганын телгә алды. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, бюджет хисабына финанслау 2 миллиард сумнан артып киткән. Бу акчага яңа юллар, күперләр, балалар һәм спорт мәйданчыклары, халыкка кирәкле башка объектлар төзелгән. "Без бу эшне дәвам итәчәкбез", - ди президент.

"Гражданнардан кире элемтә, аларның башлангычларын хуплауда заманча механизмнарны киң куллану күздә тотыла. Хакимият органнары эшчәнлеге күрсәткечләрен формалаштыру, шулай ук аларның үтәлешен контрольдә тоту ачыктан-ачык булырга тиеш. Парламентның сайлаучылар һәм иҗтимагый институтлар белән элемтәләрен ныгыту, депутатларның тормыш-көнкүрешнең үзәгендә, аеруча кыен хәлләр еш туа торган урыннарда булуы бик мөһим", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/21/148715/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев