Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов губернаторларның илкүләм рейтингында позициясен ныгытты

Май - июнь нәтиҗәләре буенча, Татарстан Президенты җиденче баскычта - алдагы рейтингта бер баскычка түбәнрәк иде.

(Казан, 28 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов май-июнь нәтиҗәләре буенча, губернаторларның ил рейтингында беренче төркемдә җиденче баскычны яулады. Март-апрель рейтингында республика лидеры сигезенче баскычта иде.

Рейтингны Белгород өлкәсе губернаторы Евгений Савченко җитәкли, икенче баскычта - Ямал-Ненецк автономияле округы башлыгы Дмитрий Кобылкин. Лидерлар өчлеген Мәскәү мэры Сергей Собянин йомгаклый.

Тикшеренү "Рейтинг" мәгълүмат коммуникацияләре үзәге тарафыннан әзерләнгән.

Илкүләм рейтинг нәтиҗәләре читтән торып анкета тутыру, экспертларны читтән торып һәм турыдан-туры сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев