Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: WorldSkills чемпионатын оештыруда Гарәп Әмирлекләреннән үрнәк алачакбыз

Гарәп Әмирлекләрендә үрнәк алырлык нәрсәләрне күп күрдек", - диде Татарстан Президенты һәм бу илдәге хезмәттәшләрен Татарстанга кунакка чакырды. (Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген WorldSkills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли, WorldSkills International халыкара оешмасы башкарма директоры Дэвид Хоуи, WorldSkills...

Гарәп Әмирлекләрендә үрнәк алырлык нәрсәләрне күп күрдек", - диде Татарстан Президенты һәм бу илдәге хезмәттәшләрен Татарстанга кунакка чакырды.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ"). Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген WorldSkills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли, WorldSkills International халыкара оешмасы башкарма директоры Дэвид Хоуи, WorldSkills Abu Dhabi 2017 президенты Мөбәрәк Әл Шәмси һәм WorldSkills Abu Dhabi 2017 башкарма директоры Али Әл Марзуки белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясе ягыннан «Молодые профессионалы WorldSkills Russia» берлеге гендиректоры Роберт Уразов, «Росатом» атом энергиясе буенча дәүләт корпорациясе гендиректоры Алексей Лихачев катнашты. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җиткерә.

Очрашу барышында яклар үткән ярышлар көне турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр WorldSkills чемпионатының оештырылу дәрәҗәсенә соклануын белдерде.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты для участия в закрытии чемпионата мира по профессиональному мастерству WorldSkills Abu Dhabi 2017 и церемонии передачи флага г. Казани. Фото: Михаил Фролов

WorldSkills Abu Dhabi 2017 президенты Мөбәрәк Әл Шәмси оештыру комитеты эшен югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде. «Без бүген сезнең ярышлар белән шәхсән кызыксынуыгызны күрдек. Сез бер минутка да телефоныгызны куеп тормадыгыз һәм үз камерагызга барысын да төшереп бардыгыз. Бертуктаусыз безгә четерекле сораулар биреп тордыгыз. Бер уйлаганда, күзгә күренми торган детальләргә дә игътибар иттегез. Бу исә Казандагы чемпионат лаеклы дәрәҗәдә узар дигән өметләр уята».

«Әлбәттә, Әмирлекләрдә WorldSkills дөнья чемпионатын әзерләү кысаларында зур эш башкарылган. Монда һәр нәрсә мөһим бит. Безгә WorldSkills International хезмәттәшләребез бик ярдәм итте», - дип мөрәҗәгать итте ул Саймон Бартлига һәм Дэвид Хоуига: «Без бүген Абу Дабида 80 илдән берничә мең катнашучы һәм эксперт кабул итәбез. Ярышларны бөтен дөньядан килгән 750 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре яктырта. 4 көн эчендә ярышларны 105 меңнән артык тамашачы караган, шуларның 35 меңе - студентлар һәм мәктәп укучылары».

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты для участия в закрытии чемпионата мира по профессиональному мастерству WorldSkills Abu Dhabi 2017 и церемонии передачи флага г. Казани. Фото: Михаил Фролов

«Без эшче һөнәрләренең абруен бергәләп пропагандалыйбыз. Бу хәзерге дөньяда бик мөһим. Россиядә эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча зур эш башкарыла, аларның иң яхшы бөтендөнья стандартларына туры килү мәсьәләсе дә безнең өчен бик әһәмиятле. Саймон һәм Дэвид - безнең күптәнге дусларыбыз һәм Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру буенча төп киңәшчеләребез дә булып тора. Россия Хөкүмәте һәрвакыт безнең өчен ачык һәм оештыру мәсьәләләрен хәл иткәндә төрлечә ярдәм күрсәтә. Без дөньядагы иң югары дәрәҗәгә ирешергә тиешбез. Бигрәк тә, без Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үрнәк алырлык нәрсәләрне күп күрдек», - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов һәм бу илдәге хезмәттәшләрен Татарстан Республикасына чакырды.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Объединенные Арабские Эмираты для участия в закрытии чемпионата мира по профессиональному мастерству WorldSkills Abu Dhabi 2017 и церемонии передачи флага г. Казани. Фото: Михаил Фролов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев