Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Руль артында – исерек

Җитмәсә, хатын-кыз. Җитмәсә, юл һәлакәте китереп чыгарган. Ярый, үзенә зыян килмәгән. Исереккә диңгез тубыктан, диләрме әле. Әтнә-Арча юлында әнә шундый шартларда килеп чыккан вак юл һәлакәтендә машинага техник зыян килгән. Узган атна барышында исә барлыгы 45 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Җиде кеше куркынычсызлык каешын такмаган, сигез йөртүче тизлекне сакламаган,...

Җитмәсә, хатын-кыз. Җитмәсә, юл һәлакәте китереп чыгарган. Ярый, үзенә зыян килмәгән. Исереккә диңгез тубыктан, диләрме әле. Әтнә-Арча юлында әнә шундый шартларда килеп чыккан вак юл һәлакәтендә машинага техник зыян килгән. Узган атна барышында исә барлыгы 45 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Җиде кеше куркынычсызлык каешын такмаган, сигез йөртүче тизлекне сакламаган, берсе юл һәлакәтендә билге куймаган, дүртесе - документын өйдә онытып калдырган, бер йөртүче төзексез транспорт чарасы руле артына утырган, бишәү - страховкасыз, дүртесенең номеры пычрак, ун йөртүче юл билгесе таләпләрен үтәмәгән, берсе - руль артында телефоннан сөйләшеп барган, дүрт йөртүче - "тонировка" өчен, икесе вакытында штрафын түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган. 3 вак юл һәлакәте теркәлгән. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәммәтов, руль артындагыларга һәм җәяүлеләргә юлларда сак булуларын сорап мөрәҗәгать итә. Юл кагыйдәләре таләпләрен үтәү - имин юллар өчен шарт. Яктылык кайтаргыч элементлар турында да онытмыйк. Штрафлары булганнарга вакытында түләргә кирәк. Ә инде йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәнсез икән - аны вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшыра күрегез. Вакыты аны тапшырган көннән алып кына исәпләнә - шуны онытмагыз. Имин, тыныч юллар һәркайсыбызга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев