(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елдан рус теленнән телдән имтихан бирү тугызынчы сыйныфлар өчен мәҗбүри булачак. Аралашуның февральнең икенче чәршәмбесендә оештырылуы ниятләнә, дип хәбәр иткәннәр "Известия" басмасына Рособрнадзорда.
Имтихан унберенче сыйныфлар язган йомгаклау иншасы кебек үк зачет/ незачет форматында бәяләнәчәк. Аны уңышлы тапшырмыйча укучы йомгаклау аттестациясенә кертелмәячәк. Биремне үти алмаганнар имтиханны яңадан тапшыра алачак.
Рособрнадзорда билгеләп үтелгәнчә, яңа имтиханның гамәлгә кертелүе дәресләрдә телдән сөйләү формаларының кулланылу мөһимлеген ассызыклаячак. Телдән сөйләмнең үсеше, төрле кешеләр белән иркен аралаша белү һәрбер кешегә дә кирәкле сыйфатлар, дип белдерәләр ведомствода.
Нет комментариев