Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрвакыт хөрмәткә лаек

Өлкәннәр көнен дә үткәреп җибәрдек. Ункөнлек буларак бу бәйрәмгә кагылышлы чаралар авылларда атна барышында дәвам итәчәк. Олы Мәңгәр авылында бу бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Күмәк хуҗалык, авыл җирлеге, ветераннар советы, мәктәп һәм балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп әзерләнде аңа. Укучылар өлкән кеше яшәгән һәр йортка кереп чакыру таратты. Билгеләнгән...

Өлкәннәр көнен дә үткәреп җибәрдек. Ункөнлек буларак бу бәйрәмгә кагылышлы чаралар авылларда атна барышында дәвам итәчәк.

Олы Мәңгәр авылында бу бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Күмәк хуҗалык, авыл җирлеге, ветераннар советы, мәктәп һәм балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп әзерләнде аңа. Укучылар өлкән кеше яшәгән һәр йортка кереп чакыру таратты. Билгеләнгән көнгә мәдәният йорты залын тутырып утырган өлкәннәр бәйрәмгә бик теләп, яратып килде. Ә инде бәйрәм чарасына авылыбызның элеккеге рәисе, күптән түгел генә 85 яшьлек юбилеен билгеләп узган Наил абый Сабировның тормыш иптәше Ләлә апа белән кайтуы ямь өстенә ямь булды.
Өлкәннәрне ветераннар советы рәисе Хәлимә Закирова котлап, ел барышында өмәләрдә дә, үзешчән сәнгатьтә дә актив булганнары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Өлкәннәр арасыннан бакыйлыкка күчкәннәрне исемләп атап, бер минут тынлык белән искә алдылар.
Хуҗалык рәисе Айдар Шәрипов бәйрәм уңаеннан котлап, залдагыларга хөрмәтен белдерде, шунда ук "Мәңгәр"нең бүгенге икътисади хәле белән таныштырып узды. Авылыбыз көннән-көн матурлана. Юлларга асфальт җәелде, мәчеткә ремонт эшләнде. Киләсе елга хуҗалык аның манарасын яңартуны һәм мәдәният йортына капиталь ремонт ясау күздә тотыла. Авылның бүгенгесе тотрыклы булуның нигезендә - нәкъ менә шушы залда утыручыларның тырыш хезмәте ята. Олы кеше - солы төше, дип бер дә белми әйтмәгәннәр шул. Өлкәннәр авыр тормышында да, гаиләдә дә төп киңәшче, ярдәмче булып тора. Авыл җирлеге башлыгы Вәзыйх Хисмәтуллинның, авыл имамы Илдар Сәфәр улы, кунагыбыз Наил Закир улының чыгышын да бик зур игътибар белән тыңлады алар. Үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, җавап­ларын да алдылар.

Олы Әтнә авыл җирлегенә кергән авыл өлкәннәрен дә Әтнә дәүләт драма театры бинасында кунак иттеләр. Өлкәннәребезне котларга Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та кайткан иде. Өлкәннәребез хөрмәтенә филармония артистлары чыгыш ясады. Район советы аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова өлкәннәребезне район хакимияте исеменнән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Алда куйган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев