Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саба районының Лесхоз авылында Театр Сабан туе узды

Татарстанда артистлар Сабан туе унынчы мәртәбә үткәрелде. (Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Театр Сабан туе Саба районының Лесхоз авылында үтте. Бирегә унбер дәүләт театры артистлары җыйналып, бөтен шартын китереп, чын Сабан туе үткәрделәр. Сабан туе театр коллективларының парады белән башланып китте. Сабан туенда төрле сәбәпләр аркасында М.Җәлил исемендәге...

Татарстанда артистлар Сабан туе унынчы мәртәбә үткәрелде.

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Театр Сабан туе Саба районының Лесхоз авылында үтте. Бирегә унбер дәүләт театры артистлары җыйналып, бөтен шартын китереп, чын Сабан туе үткәрделәр.

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Сабан туе театр коллективларының парады белән башланып китте. Сабан туенда төрле сәбәпләр аркасында М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры, Качалов театры, Чаллы курчак театры һәм Бөгелмә театры катнаша алмады.

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Сабан туен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова башлап җибәрде. "Сабан туйлар Парижда да, Австралиядә дә, Майями да уздырыла. Татар яшәгән һәр төбәктә Сабан туе - көтеп алган бәйрәм. Сабан туйлар күпме генә булса да, аз әле. Алар күбрәк булсын иде", - дип теләген белдерде һәм артистларны Сабан туе белән котлады. Ул соңгы вакытта үзләренең театрлар белән тыгыз эшләвен, "Кече шәһәр театрлары" проекты старт алуын искәртеп узды һәм бу проект кысаларында матур-матур спектакльләр барлыкка киләчәгенә ышаныч белдерде.

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Саба районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов артистларны "Шәүкәт Биктимеров ватаныннан" сәламнәр юллап, бәйрәм белән котлады, "биредә уйнамыйча, үзләре булып ял итүләрен" теләде.

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу бәйрәмгә ярдәм итүен билгеләп үтте һәм Президент исеменнән Батырга машина биреләчәген игълан итте. Министр, артистларны театр Сабан туе белән тәбрикләп, "Сез быел матур спектакльләр чыгардыгыз, сез, фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар алып кайтасыз", - дип, алга таба уңышлар теләде.

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Сабан туеның театральләштерелгән тамашасын Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры әзерләгән. Алар театрның төп геройлар итеп Камырша белән Шомбай образларын керткәннәр.

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Бәйрәм традицион уен-ярышлар белән дәвам итте. Артистлар йомырка куелган кашык кабып йөгерделәр, капчык киеп узыштылар, чүлмәк ваттылар, аркан тартыштылар. Һәм, әлбәттә, Сабан туеның кульминацион ноктасы милли көрәш иде.

Мәгълүмат өчен. Театр Сабан туе Татарстанда беренче тапкыр 2005 елда үткәрелде. Соңрак ул К.Тинчурин театры инициативасы белән Татарстанның төрле районнарында уздырыла башлый. Сабан туе төрле елларда Саба, Арча, Питрәч, Буа районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә һәм Чаллыда үткәрелде.

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Театральный Сабантуй в Сабинском лесхозеТеатральный Сабантуй в Сабинском лесхозе

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев