Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуй

Язлар үтте, чәчү бетте, Җитте Сабантуйлары. Чиккән сөлге, матур яулык Бирергәме уйларың... Җырлыйлар күмәкләшеп Бирнә җыялар бугай, Шатлыклы авазлар белән Гөр килеп торыр тугай. Бирнәчеләр тәҗрибәле, Капка саен туктыйлар, Кулларында озын колга Тыныч кына атлыйлар. Кызлар бирә чиккән сөлге Яшь килен матур күлмәк Күкәен күбрәк бирер, Әбиләргә телик яхшы теләк...

Язлар үтте, чәчү бетте,
Җитте Сабантуйлары.
Чиккән сөлге, матур яулык
Бирергәме уйларың...
Җырлыйлар күмәкләшеп
Бирнә җыялар бугай,
Шатлыклы авазлар белән
Гөр килеп торыр тугай.

Бирнәчеләр тәҗрибәле,
Капка саен туктыйлар,
Кулларында озын колга
Тыныч кына атлыйлар.
Кызлар бирә чиккән сөлге
Яшь килен матур күлмәк
Күкәен күбрәк бирер,
Әбиләргә телик яхшы теләк
Ак тавыгын күкәй салсын
Кәрҗинкәсен тутырсын.

Күкәй биргән әбиләрнең
Гомере озын булсын.
Җырлыйлар күмәкләшеп
Ильяс уйный "Баламишкин" көенә
Бии-бии кереп китә
Бирнә биргәч әби дә.
Мәйдан башлана
Болын тулы кунаклар,
Җанланып куялар хәтта
Шунда үскән куаклар.

Мәйдан уртасында торып,
Алып бара бер абзый.
Чүлмәк вату, капчык сугу,
Шакмак җыю, төрле
Уеннар да булгалый.
Яшьләр җырлый, кызлар бии,
Бала-чага бутала.
Кашыкка күкәй салып, аны
Авызга кабып йөгерәләр.

Ярышалар уртада,
Менә көрәш башлана.
Көрәшчеләр чыгалар
Көчлеләре көчсезләрне
Күтәрәләр егалар.
Баш батырга тәкә булыр,
Калганнарга зур бүләк.
Егылган кеше бик "жалко"
Аңа да бүләк кирәк.

Ат чабышы, халык гөрли,
Алдан килгән чабышкыга
Зур бүләкләр бирәләр.
Артта калган чабышкыга
Бүләк тотып әбекәйләр чыгалар.
Чабышка китә йөгерүчеләр,
Һәркемнең килә отасы.
Тирләп-пешеп йөгергәч
Бүләген дә аласы.

Мәйдан тәмамланыр кичкә
Урам шат авазлар белән тулыр,
Кайсы шашалык пешерер,
Кайсы бии, кайсы җырлый...
Шундый күңелле булыр.
Бәйрәмнәр үтәр-китәр,
Тазалыкка ни җитәр...
Тырышып эшкә керешик,
Печәннәр үсеп җитәр.

Сабантуй урыннарын да
Үләннәр күмеп китәр,
Шулай итеп бәйрәмнән соң
Кызу эш көне җитәр.
Быелгы сабантуйны
Күңелле итеп тәмамлыйк.
Һәркемгә бәхет-саулык теләп,
Киләсен көтеп калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев