Самолетта Казан кешесе дә булган
Кичә 71 кеше утырган самолет «Домодедово» аэропортыннан күккә күтәрелеп китүгә һәлакәткә юлыкты. (Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Һәлакәткә юлыккан Ан-148 самолетында үлүчеләр арасында Казан кешесе дә булган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына әлеге вакыйга белән таныш булган чыганак. «Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, 32 яшьлек Екатерина Насыйрованың әтисе һәм әнисе, һәлак булган...
Кичә 71 кеше утырган самолет «Домодедово» аэропортыннан күккә күтәрелеп китүгә һәлакәткә юлыкты.
(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Һәлакәткә юлыккан Ан-148 самолетында үлүчеләр арасында Казан кешесе дә булган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына әлеге вакыйга белән таныш булган чыганак.
«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, 32 яшьлек Екатерина Насыйрованың әтисе һәм әнисе, һәлак булган кызларының шәхесен ачыкларга ярдәм итәчәк анализлар тапшыру өчен, кичә кич белән Мәскәүгә юл тоткан.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/12/157847/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев