Шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗаты
Җәмгыять

Шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗаты

Син, мәхәббәт, безгә соңлап килдең, Сүнде инде җәйнең кузлары... Януларсыз чатнап кипкән йөрәк Сулык-сулык рәхәт сызлады. Соң икән... Соң... Язмыштыр бу диеп, Кабул итсәк Күкләр хөкемен - Кем ярлыкар? Кем әҗерен түләр Бу җиһанда ялгыз үксүнең? Син, мәхәббәт, безгә соңлап килдең... (Көзләрнең юк тамчы гөнаһы!) Тере җанның соңгы талпынуы -...

Син, мәхәббәт, безгә соңлап килдең,
Сүнде инде җәйнең кузлары...
Януларсыз чатнап кипкән йөрәк
Сулык-сулык рәхәт сызлады.

Соң икән... Соң... Язмыштыр бу диеп,
Кабул итсәк Күкләр хөкемен -
Кем ярлыкар? Кем әҗерен түләр
Бу җиһанда ялгыз үксүнең?

Син, мәхәббәт, безгә соңлап килдең...
(Көзләрнең юк тамчы гөнаһы!)
Тере җанның соңгы талпынуы -
Язык диеп язма, Илаһым!..


Нет комментариев