Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шикле затларга аерым игътибар- "Әтнә таңы"

Көн кадагы Россия шәһәрләрендә конфедерация Кубогы - 2017 һәм 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру вакытында өстәмә куркынычсызлык чаралары кертелде. Иң беренче чиратта бу миграция хезмәтенә кагылачак. Россия президенты Указы нигезендә, 2017 елның 1 июненнән 12 июльгә кадәр Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләрендә миграция контроле көчәйтеләчәк. Күрсәтелгән...

Көн кадагы

Россия шәһәрләрендә конфедерация Кубогы - 2017 һәм 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты уздыру вакытында өстәмә куркынычсызлык чаралары кертелде.

Иң беренче чиратта бу миграция хезмәтенә кагылачак. Россия президенты Указы нигезендә, 2017 елның 1 июненнән 12 июльгә кадәр Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләрендә миграция контроле көчәйтеләчәк. Күрсәтелгән периодта яшәү өчен әлеге шәһәрләргә килгән Россия гражданнары өч көн барышында тиешле формада җирле Эчке Эшләр бүлегенә документларын китерергә тиеш. Шунысы да бар, бу яшәү урынына кайткан, шулай ук күрсәтелгән периодта кунакханә, санаторий, ял йортлары, пансионат, кемпинг, туристик базаларда тукталучыларга һәм хастаханәләргә килүчеләргә кагылмый, чөнки бу оешмаларда килүчеләрне теркәү үзлегеннән башкарыла. Чит ил кешеләренә россиялеләрдән аермалы буларак, илгә килүнең беренче тәүлегендә үк теркәлергә кирәк булачак. Әлеге таләпләр дөнья чемпионатында һәм конфедерация Кубогында катнашучыларга, ФИФА вәкилләренә, ФИФА исемлегенә кертелгән ассоциация вәкилләренә кагылмый. Бу шәһәрләргә пассажир автобуслары килү буенча да чикләүләр кертелә. Искәрмә булып пассажирлар йөртүче төбәкара, районара һәм район маршрут автобуслары тора.

Шушы уңайдан, Әтнә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан да төрле чаралар күрелә. Бүлек җитәкчесе урынбасары Ренат Котдусов сүзләренә караганда, ташландык, буш йортлар, урман массивлары тикшерелә, сәүдә нокталарында күпләп аммиак селитрасы, аллюмин пудрасы яисә башка шартлаткыч эшләү өчен кирәкле маддәләр сатып алырга теләүчеләрнең шәхесләре ачыклана. Корал тотучыларның лицензияләре булу - булмавы да полиция хезмәткәрләренең күз уңында. Шулай ук җитәкче урынбасары авылларда яшәүчеләрнең дә килеш-кыяфәте шик тудыручы затларга, ташландык йортлар турысында туктап торган чит машиналарга игътибарлы булуларын сорый. Бу очракта 02, 2-15-75 телефоннары аша шалтыратырга, яисә участок инспекторына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев