Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәхнә арты, күпме калтырау...

Бүген мәдәният хезмәткәрләре көне. Мактыйбыз да. Ачуланып та алабыз... "Бу заманда эшләргә кыен түгелме сезгә?" дип кенә сораган юк. Кышкы буранда да, җәйге челләдә дә алар безнең күңелне күрә. Ниләр генә эшләмиләр алар... Сабантуйлардан башлап, мәктәп укучыларын тәрбияләү дә, терроризм, экстремизм белән көрәшү дә... - алар эше. Моннан тыш, безнең...

Бүген мәдәният хезмәткәрләре көне.

Мактыйбыз да. Ачуланып та алабыз... "Бу заманда эшләргә кыен түгелме сезгә?" дип кенә сораган юк. Кышкы буранда да, җәйге челләдә дә алар безнең күңелне күрә. Ниләр генә эшләмиләр алар... Сабантуйлардан башлап, мәктәп укучыларын тәрбияләү дә, терроризм, экстремизм белән көрәшү дә... - алар эше. Моннан тыш, безнең күзгә күренмәгәне: көйлисе, ялынасы, ризалатасы... спонсор эзлисе... тагын күпме...- күп. Сәхнә арты, күпме калтырау... Бер дигән бәйрәм үткәреп, бетте дигәч тә, күпме сүз ишетәсе бар... Бүгенге бәйрәм көннәрендә дә кешеләргә шатлык бүләк итеп, Кышны озаталар алар.

Мин үзем аларга сокланып карыйм, дусларымның күбесе бу хезмәттә: Ары мәдәният йорты, Яңа Әтнә мәдәният йорты, Олы Мәңгәр,Бәрәскә, Кышлау, Комыргуҗа... саный башлагач, аз түгел, барысы белән дә аралашыла икән. Язган вакыт бар, игътибар җитеп бетмәгәне дә җитәрлек...

Бәйрәмегез белән, дуслар! Тамашачыларыгызның ихтирамын, котлавын кабул итегез. Сәламәт булып, тигезлектә яшәгез. Балалар, оныклар игелеге насыйп булсын. Без Сезне яратабыз! Яңа үрләр, алкышлар куандырсын Сезне...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев