Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шүрәле

(Тукайга ияреп) Басуында йөрдем, Урманына кердем. Казан артындагы Кырлайның Урманында аны очраттым - Шүрәлесен шагыйрь Тукайның. Исәнлеген сорыйм аннан, "Бармакларың авыртмыймы?" - дим. "Былтырдан соң кеше кытыкламыйм, Мин бит хәзер бизнесмен. Монда тудым, монда үстем - Хәзер монда торамын. Илле елга арендага алдым Бөтен Кырлай урманын. Күркәсен дә җыйныйбыз, Печәнен...

(Тукайга ияреп)

Басуында йөрдем,

Урманына кердем.

Казан артындагы Кырлайның

Урманында аны очраттым -

Шүрәлесен шагыйрь Тукайның.

Исәнлеген сорыйм аннан,

"Бармакларың авыртмыймы?" - дим.

"Былтырдан соң кеше кытыкламыйм,

Мин бит хәзер бизнесмен.

Монда тудым, монда үстем -

Хәзер монда торамын.

Илле елга арендага алдым

Бөтен Кырлай урманын.

Күркәсен дә җыйныйбыз,

Печәнен дә чабабыз.

Ашарга, эчәргә җитә

Банктагы акчабыз.

Коттедж төзеп куйдык,

Иренмәсәң барып күр әле.

"ҖЧО Кырлай" оешты -

Командада кырык Шүрәле.

Шушында гына яшибез,

Читкә чыгып йөрмибез.

Түрәләр бездән риза...

Салымын да түлибез.

Мужиклар утынга килмиләр,

Килмиләр инде күптән,

Һәр авылда һәрбер йортка

Зәңгәр ягулык кергән.

Эшләр менә шулай бара

Еллар әйләнәсендә.

Безнең эшләрне күрерсез

Арча ярминкәсендә...

Вакытлар, һәй, тиз уза,

Һич тә булмый өлгереп.

Әтнәгә килеп чыгам әле

Каенсар урманын күреп".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев