Татарстан «Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясенә кушыла. Чара 3 апрельдән 8 апрельгә кадәр уза һәм Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган.
(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Татарстан «Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясенә кушылачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бөтен ил буенча «Сәламәт бул!» Бөтенроссия акциясе башланды. Чара 3 апрельдән 8 апрельгә кадәр уза һәм Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган.
Быел Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы белән билгеләнгән акциянең темасы «Сәламәтлек барысы өчен» дип атала.
Нет комментариев