Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил турында кисәтә
31 октябрьдә республикада урыны белән яңгыр яварга мөмкин. 31 октябрьдә синоптиклар татарстанлыларны көньяктан 15-20 м/с тизлек белән исүче җил хакында кисәтә. Казанда җилнең көче 15-18 м/с булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе. Төнлә Казанда вакыты белән яңгыр фаразлана, һава температурасы 2-4 градус булачак. Республика буенча явым-төшем...
31 октябрьдә республикада урыны белән яңгыр яварга мөмкин.
31 октябрьдә синоптиклар татарстанлыларны көньяктан 15-20 м/с тизлек белән исүче җил хакында кисәтә. Казанда җилнең көче 15-18 м/с булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе.
Төнлә Казанда вакыты белән яңгыр фаразлана, һава температурасы 2-4 градус булачак. Республика буенча явым-төшем күзәтелә, термометрлар күрсәткечләре +1 градустан +6 градуска кадәр үзгәреп торачак.
Көндез республика башкаласында һава +4-6 градуска кадәр җылыначак. Шәһәрдә вакыты белән яңгыр көтелә. Татарстанда һава температурасы 3-8 градуска кадәр җылыначак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/31/151383/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев