Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суытыр дип көтелә

Көзнең соңгы аеның да уртасына җиттек. Карлар явып, эреп тә беттеләр. Кояш болытлар артына качты. Кан басымы, йөрәк-кан тамырларыннан авыручылар өчен бигрәк тә авыр көннәр бу. Хәер, көзге депрессия беребездән дә читләп йөрми. Кичләрен бик караңгы. Еш кына "Ичмасам, кар да яумый, яктырак булыр иде," дигән сүзләрне ишетәбез. Әмма артык...

Көзнең соңгы аеның да уртасына җиттек. Карлар явып, эреп тә беттеләр. Кояш болытлар артына качты. Кан басымы, йөрәк-кан тамырларыннан авыручылар өчен бигрәк тә авыр көннәр бу. Хәер, көзге депрессия беребездән дә читләп йөрми. Кичләрен бик караңгы. Еш кына "Ичмасам, кар да яумый, яктырак булыр иде," дигән сүзләрне ишетәбез. Әмма артык сагышларга бирелергә ярамый. Тиздән, бик тиздән, дөнья ак карларга төренер. Яңа ел бәйрәмнәренә дә ерак калмый. Алдагы көннәрдә безне чагыштырмача салкын һава торышы көтә. Температура көндез -2/-4 градус булса, төннәрен -3/-7 хәтле суытачак. Шулай булгач, карлары да озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев