Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сөйлә” ди бит йөрәгем

Җилләр искән, чишмә чылтыраган, Сулар аккан гомер шикелле, Кемдер каләм биреп, "Яз әле" дип, Өстәл янына дәшеп китерде. Иртә-кичләр мине бик нык уйландыра, Сөйлисе килә элек күргәнне. Сөйләмәс тә идем, әмма миңа "Сөйлә әйдә", ди шул йөрәгем. Сугыш елларында үтте яшьлек, Кача-поса безне елатты. "Картлык яхшы булыр, түз инде", дип,...

Җилләр искән, чишмә чылтыраган,

Сулар аккан гомер шикелле,

Кемдер каләм биреп, "Яз әле" дип,

Өстәл янына дәшеп китерде.

Иртә-кичләр мине бик нык уйландыра,

Сөйлисе килә элек күргәнне.

Сөйләмәс тә идем, әмма миңа

"Сөйлә әйдә", ди шул йөрәгем.

Сугыш елларында үтте яшьлек,

Кача-поса безне елатты.

"Картлык яхшы булыр, түз инде", дип,

Үз күңелем мине юатты.

Сугыш вакытларын уйлаганда,

Тетри минем һәрбер тамырым.

Яшик әле тормыш ямен белеп -

Яратам шул аяз таң нурын!

Сугыш кына харап итте,

Авылларны, калаларны.

Тол калдырды аналарны,

Ятим итте балаларны:

Парсыз итте, ярсыз итте,

Бик матур яшь апаларны.

Басуда өлгерә иген,

Башаклар шаулый.

Ә ач бала йөрәк өзеп

Ашарга даулый.

Онытылмый авыр еллар,

Безнең чабаталы юллар.

Ирен һәм баласын биргән,

Ялгыз калган толлар.

Онытылмый һич кенә дә

Басудагы авыр эшләр.

Шуларны барлап утырам -

Тама күздән ачы яшьләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев