Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Танылган рәссамның урыны җәннәттә булсын...

"Чаян" журналын бүгенге яшьләр белмидер дә. Әмма өлкән буын аны яхшы хәтерли. Эрнест Дышаев исеме дә аларга мәгълүм. Бу - легендар шәхес. 60 еллар дәвамында "Чаян"ның һәр санында диярлек аның карикатурасы чыга иде. Кызганыч, Эрнест Нурмөхәммәт улы якты дөньядан китте дигән кайгылы хәбәр килеп иреште. Якыннары һәм туганнарының тирән кайгыларын...

"Чаян" журналын бүгенге яшьләр белмидер дә. Әмма өлкән буын аны яхшы хәтерли. Эрнест Дышаев исеме дә аларга мәгълүм. Бу - легендар шәхес. 60 еллар дәвамында "Чаян"ның һәр санында диярлек аның карикатурасы чыга иде.

Кызганыч, Эрнест Нурмөхәммәт улы якты дөньядан китте дигән кайгылы хәбәр килеп иреште. Якыннары һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.

"Әле 7 июнь көнне генә Дышаев планеркада катнашты", - ди "Чаян"ның баш мөхәррире Рафаэль Халилуллов. Журналга соңгы рәсемнәрен алып килгән булган ул... Аңа 78 яшь иде...

Эрнест Дышаевның карикатураларын шундук танып аласыз. Аерым бер үзенчәлек - геройларны да, төрле җиһазларны да, бар нәрсәне дә түгәрәкләтеп ясый иде ул.

Дышаев рәсемнәрен карап, бер елмаеп алыйк. Рәссамның урыны җәннәттә булсын.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев