Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарифка үзгәреш кертелде

ЮХИДИ яңалыгы Массакүләм мәгълүмат чараларында чит илдән кайтартылган, запас частьләрдән эшләнгән транспорт чаралары белән бәйле ситуацияне ансатлаштыру турында мәгълүмат бирелде. Шушы уңайдан, аңлатып узабыз. Евразия икътисад коммиссиясенең 2018 елның 26 мартында чыгарылган карары нигезендә, 24 марттан таможня тарифына үзгәрешләр кертелде. Транспорт чарасы кузовына элек куелган 2907 сум күләмендәге минималь тариф...

ЮХИДИ яңалыгы

Массакүләм мәгълүмат чараларында чит илдән кайтартылган, запас частьләрдән эшләнгән транспорт чаралары белән бәйле ситуацияне ансатлаштыру турында мәгълүмат бирелде. Шушы уңайдан, аңлатып узабыз.

Евразия икътисад коммиссиясенең 2018 елның 26 мартында чыгарылган карары нигезендә, 24 марттан таможня тарифына үзгәрешләр кертелде. Транспорт чарасы кузовына элек куелган 2907 сум күләмендәге минималь тариф юкка чыгарылды. Бүгенге көндә ул бары тик транспорт чарасының гомуми бәясенең 15 процентын гына тәшкил итә.Әлеге чара чит илдән тулы комплектлы машиналар җыю өчен кертелүче кузовларның саны артуга китерер дип көтелә.

Шуңа да карамастан, "Россия Федерациясе территориясендә автомототранспорт чаралары һәм башка үзйөрешле техниканы Дәүләт теркәве турында "Хөкүмәт күрсәтмәсе нигезендә, номер агрегатларын алыштыру белән бәйле теркәү мәгълүматлары үзгәргәндә яисә утильләштерү сборы алынмаган һәм транспорт чарасы комплектында моңарчы кулланылмаган номер агрегатлары күрсәтелгәндә транспорт чарасын теркәү эшчәнлеген башкару катгый тыела.

Моннан тыш,Автомототранспорт чаралары һәм аларның прицепларын теркәү кагыйдәләре нигезендә,рама , кузов яки конструкция составының башка өлеше алышыну сәбәпле, транспорт чарасын эшләүче тарафыннан куенлган идентефикацион номер югалган очракта, теркәү тормышка ашырылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев