Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Татар-информ" көрәш ярышларының финалын онлайн күрсәтәчәк

Иртәгә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш турниры старт ала. (Казан, 19 октябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 20-21 октябрьдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар узачак. "Турнирда катнашачак көрәшчеләр бүген теркәлү уза, бил алышулар 20 сентябрьдә...

Иртәгә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш турниры старт ала.

(Казан, 19 октябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 20-21 октябрьдә Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш буенча республикакүләм ярышлар узачак.

"Турнирда катнашачак көрәшчеләр бүген теркәлү уза, бил алышулар 20 сентябрьдә 9.00 сәгатьтә башланачак. Ярышларның тантаналы ачылышы 13.00 сәгатькә билгеләнгән. Ачылыш вакытына үзгәрешләр дә керергә мөмкин", - дип җиткерде "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин.

Сүз уңаеннан, узган ел 52 командадан 323 көрәшчене үзенә җыйган Теләче командасы җиңү яулаган иде.

"Татар-информ" быел 22 нче мәртәбә уздырыла торган бәйгенең финалын онлайн күрсәтергә җыена. 21 октябрьдә "Ак Барс" көрәш сараеннан финал очрашуларын күзәтеп бару өчен сылтама тәкъдим итәбез: http://tatar-inform.tatar/internet-tv/117/.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев