Татарстан Россиядә инвестицион климат торышы рейтингында өченче урында тора
Чит ил инвесторларын җәлеп итү буенча Илкүләм рейтинг агентлыгы рейтингына берьюлы 22 Россия төбәге кергән.
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ"). Биш елллык тарихы булган тикшеренү барышында беренче тапкыр 22 Россия төбәге чит ил инвесторларын җәлеп итә алган. Бу хакта "Известия", Илкүләм рейтинг агентлыгына сылтама белән, яза.
Рейтингның бишлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан, шулай ук Ямал-Ненецк автономлы округы һәм Сахалин кергән.
Төбәкләрнең рейтингта үз урыннарын яхшырту сәбәпләре булып, бизнесны алып баруда инфраструктураны җәелдерү һәм проектларны тормышка ашыруда институциональ шартларның үзгәрүе тора, диелгән тикшеренүдә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/24/152967/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев