Җәмгыять
Татарстан синоптиклары алдагы ике көндә көчле яңгырлар фаразлый
Республиканың аерым районнарында яшен һәм боз булуы көтелә.
(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары Татарстан территориясендә 5 июльдән 7нче июльгә кадәр һава торышы ныклап үзгәрәчәге хакында кисәтә.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Урта Идел буе территориясе өстендә циклон барлыкка килү сәбәпле, Татарстан территориясендә 5 июльдән 7нче июльгә...
Республиканың аерым районнарында яшен һәм боз булуы көтелә.
(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Татарстан синоптиклары Татарстан территориясендә 5 июльдән 7нче июльгә кадәр һава торышы ныклап үзгәрәчәге хакында кисәтә.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Урта Идел буе территориясе өстендә циклон барлыкка килү сәбәпле, Татарстан территориясендә 5 июльдән 7нче июльгә кадәр уртача куәтле һәм көчле яңгырлар көтелә.
5 июльнең икенче яртысында һәм 6 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Республиканың аерым районнарында яшен һәм боз булу ихтималы зур. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 15 - 20 метрга кадәр. 6 июльдә секундына 21 - 26 метрга кадәр булуы фаразлана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев