Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда 10 ел эчендә хезмәт хакы 3,4 тапкырга арткан

10 ел эчендә җитештерү өлкәсендә зыян күрүчеләр саны өч тапкыр, үлем очраклары дүрт тапкырга кимегән. (Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстанда 10 ел эчендә хезмәт хакы 3,4 тапкырга арткан. Бу хакта бүген Казанда узган Республика социаль-хезмәт багланышларын көйләү буенча өч яклы комиссиянең 25 еллыгы уңаеннан узган тантаналы утырышында Татарстан...

10 ел эчендә җитештерү өлкәсендә зыян күрүчеләр саны өч тапкыр, үлем очраклары дүрт тапкырга кимегән.

(Казан, 22 сентябрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстанда 10 ел эчендә хезмәт хакы 3,4 тапкырга арткан. Бу хакта бүген Казанда узган Республика социаль-хезмәт багланышларын көйләү буенча өч яклы комиссиянең 25 еллыгы уңаеннан узган тантаналы утырышында Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова җиткерде.

Торжественное заседание Республиканской трехсторонней комиссии по регулированию социально-трудовых отношений, посвященное 25-летию ее создания. Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.: фото Михаила Козловского

Аның сүзләренчә, 10 ел эчендә республикада сатып алу 19,4 процентка арткан. Бүгенге көндә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 7,5 процент белән билгеләнә.

Республикада минималь куллану бюджетыннан түбән хезмәт хакы алучылар өч тапкырга кимегән. Инфляция, ун ел элек булган саннар белән чагыштырганда, бүген ике тапкырга кимеп, 3,9 процентта. Мәгариф өлкәсендә хезмәт хакы 4,6, сәламәтлек, мәдәният-сәнгатьтә дүрт тапкырга арткан.

Торжественное заседание Республиканской трехсторонней комиссии по регулированию социально-трудовых отношений, посвященное 25-летию ее создания. Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.: фото Михаила Козловского

10 ел эчендә җитештерү өлкәсендә зыян күрүчеләр саны өч тапкыр, үлем очраклары дүрт тапкырга кимегән.

Россиянең бәйсез профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Галина Келехсаева : "Минималь хезмәт хакы сездә 100 процентка кадәр яшәү минимумы торышына китерелгән. Дәүләт һәм эш бирүчеләр профсоюзларны ишеткәнгә рәхмәтлебез. Сездә бүген үк бу система эшли", - дип билгеләп үтте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/22/148836/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев