Татарстанда бер атна элек Ык елгасында баткан ир-ат гәүдәсе табылган
Суга батучының җәсәден Ютазы районында Урыссу бистәсе янында Ыктан табып алганнар. (Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). 42 нче янгын-коткару часте җитәкчесе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бер атна элек баткан ир-ат гәүдәсен Ютазы районында Урыссу бистәсе янында Ыктан табып алган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан...
Суга батучының җәсәден Ютазы районында Урыссу бистәсе янында Ыктан табып алганнар.
(Казан, 24 сентябрь, "Татар-информ"). 42 нче янгын-коткару часте җитәкчесе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә бер атна элек баткан ир-ат гәүдәсен Ютазы районында Урыссу бистәсе янында Ыктан табып алган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Ык елгасында ир-ат гәүдәсе табылу хәбәре 112 ашыгыч коткару хезмәтенә 12.33 сәгатьтә алынган. 40 минуттан мәетне судан алганнар. Ир-атны әнисе дә, кызы да таныганнар. Алар ир-атның 16 сентябрьдә югалуын раслаганнар.
Ир-ат гәүдәсе, тикшерү үткәрү өчен, Ютазы районы эчке эшләр бүлегенә тапшырылган.
Искәртеп үтик, ир-атның киемнәре һәм велосипеды Ык елгасы яр буенда табылу турында алдан хәбәр ителгән иде. Әйберләр мәет табылган җирдән ерак булмаган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/24/148895/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев