Җәмгыять
Татарстанда өч бала салда ачык елгага агып китеп харап була язганнар
Ярдан 70 метр чамасы ераклашкан салны камышлар гына туктатып калган.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Чистай районында килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында хәбәр коткару хезмәтенә кичә кич - 20.45 сәгатьтә килеп ирешә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерүләренчә, өч үсмер утырган салның Чулман елгасында...
Ярдан 70 метр чамасы ераклашкан салны камышлар гына туктатып калган.
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ"). Чистай районында килеп чыккан гадәттән тыш хәл турында хәбәр коткару хезмәтенә кичә кич - 20.45 сәгатьтә килеп ирешә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән җиткерүләренчә, өч үсмер утырган салның Чулман елгасында агып китүе турында әйтелә.
Салны елгадагы ярдан 70 метр чамасы эчтәрәк камышлык кына туктатып калган. Бәлага юлыгучыларны коткаручылар 21.15 сәгатьтә ярга чыгара. Коткару эшенә 5 кеше һәм 2 берәмлек техника җәлеп ителгән.
http://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев