Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр Татарстанда "Ел табибы-2017" билгеле булды

Ул - Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия кафедрасы мөдире Игорь Малков. (Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия кафедрасы мөдире Игорь Малков "Ел табибы" номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта яңа гына "Ак чәчәкләр-2017" республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында билгеле булды. Чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера...

Ул - Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия кафедрасы мөдире Игорь Малков.

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия кафедрасы мөдире Игорь Малков "Ел табибы" номинациясендә җиңү яулады. Бу хакта яңа гына "Ак чәчәкләр-2017" республикакүләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында билгеле булды. Чара М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза.

"Ел табибы"н Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин игълан итте.

"10 ел элек бу идеяне гамәлгә ашырганда, халыкка "карагыз, тармакта нинди геройлар эшли" дип күрсәтергә теләдек. Бүген "уникаль очрак" номинациясендә бәян ителгән вакыйгалар табибларның катлаулы мизгелләрдә батырлык кылуларының үрнәге. Табиблар кеше язмышына уңай йогынты ясый алуы искиткеч", - диде Гадел Вафин.

Игорь Малков - табиб эшчәнлеген педагогик, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек белән уңышлы үреп баручыларның берсе. 35 елга якын гомерен ул хирургиягә һәм хирургия юлы белән дәвалауның яңа алымнарына багышлаган. Аның җитәкчелегендә 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында фармакология препаратларының нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча клиник тикшеренүләр уздырыла. 2013 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт премиясенә лаек була.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/16/142603/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев